Калиновка (Сәвәләй авыл советы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калиновка (Сәвәләй авыл советы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Калиновка (рус. Калиновка) — Татарстан АССР Зәй районы Сәвәләй авыл советына караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл) [1]. 1974 елдан торак пункт буларак исәпкә алынмый.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зәй районының көньягында, Сәвәләй елгасына коючы инеш ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 29 км, Яр Чаллы пристаненнән 89 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталар 55.100596, 52.019582.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны 1928 елда Сәвәләй авылыннан аерылып чыгучы крестьяннар нигезләгән, яңа торак пунктының беренче исеме Кызыл Калиновка (рус. Красная Калиновка) булган. Авылга беренче күченеп утыручылар билгеле: А. Долгов, Г. Исаков һ. б.

Авылларда күмәк хуҗалыклар оештыру башлангач, 1929 елда Сәвәләй белән Калиновка авыллары халкы уртак «Якты юл» күмәк хуҗалыгы оештыра. Колхозның беренче рәисе итеп Н. Н. Смирнов сайлана. 1938 елда Калиновкада мөстәкыйль «Красная Калиновка» артеле төзелә. Авылның табигать шартлары игенчелек, умартачылык, куян үрчетү белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән.

Авылда башлангыч мәктәп эшләгән.

Колхозларны эреләндерү башлангач, «Красная Калиновка» артелен яңадан «Якты юл»га (үзәге Сәвәләй) кушалар. 1958 елда колхозларны эреләндерүгә бәйле рәвештә, «Якты юл» (Сәвәләй, Калиновка) авыл хуҗалыгы артеле «Кызыл Октябрь» (Кара-Елга), киләсе елда (1959 елның декабре) – «Искра» (Иске һәм Яңа Маврино) белән берләшә, яңа хуҗалыкка «Искра» (үзәк усадьба — Сәвәләй) исеме бирелә. Эреләндерелгән колхозның беренче рәисе итеп А. Зуевны сайлыйлар[2][3][4].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тирә-яктагы төзелешләргә, Зәй шәһәренә, Кара-Елга авылына күченеп китә. Бер өлеше Сәвәләй авылына кире кайтып, аларның хуҗалыкларыннан 1960-елларда Зеленая урамы оеша.

Зәй район советының 1974 елның 5 мае карары белән Калиновка авылы гамәлдәге авыллар исемлегеннән төшереп калдырыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калиновка, деревня Савалеевского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 126.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]