Озёровка (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озёровка (Татарстан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Озёровка
География
Русча топонимы Озеровка

Озеровка (рус. Озёровка) — Татарстан АССР Зәй районы Яңа Спас авыл советына караган, 1970 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының сул яры буенда, Яңа (Кече) Бүсерәк (беренче атамасы Беленовка) авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.161456, озынлык 52.195772[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[3][4]
1858 1884 1914 1930 1956 1966 1970
104 155 242 235 141 0 0

Төп халык – руслар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[6]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пункт XIX гасыр башында Россия империясенең көнбатыш губерналарыннан күчереп утыртылган крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Авылның беренче атамасы Березовка булып, соңрак, җирбиләүче алпавыт Озеровларның фамилиясеннән алып, Озеровка исеме бирелгән [3].

Нигез салынганнан алып, 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Спас волостена караган, 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантоннары составына кертелә[7].

1858 елда узган X ревизиядә авыл халкы алпавыт крестьяннары буларак теркәлгән. Ул вакытта авылда ике җенестән 104 кеше яшәгән. Төп халык ― руслар. Ирнә елгасында алпавытның су тегермәне эшләгән.

1884 елда узган хуҗалыклар буенча исәп алу мәгълүматы буенча, авылда 31 крестьян хуҗалыгында 155 кеше яшәгән, бер гаиләгә уртача 7 дисәтинә җир туры килгән (1 дисәтинә = 1,09 га). 36 баш ат, 35 баш мөгезле эре терлек исәпкә алынган. 31 хуҗалыкның 2 се атсыз хуҗалык булган, калган хуҗалыклар 1—2 ат җиккән. Авыл халкының төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек, умартачылык, шулай ук авылда тәгәрмәч бөгүчеләр, чана һ. б. авыл хуҗалыгы өчен кирәкле җиһазлар ясап сатучылар булган [3].

Җир аз булганлыктан, авыл халкы 400 дисәтинә җир биләүче Родионов һәм Евдокимовлардан җирне арендага алырга мәҗбүр булган.

Авыл янында җирбиләүче алпавыт И. А. Гурьминовның утары булган.

1905—1907 елларда Яңа Спас волостенда җирбиләүче Молостов, Ботезато һ. б. алпавытларга каршы крестьяннар кузгалышы була. Минзәләдән урындагы полициягә ярдәмгә җибәрелгән 52 жандарм көче белән чуалыш бастырыла[8].

Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан (1914 ел) Озеровкада 242 кеше яши, аларның 223 дисәтинә җире, шул исәптән 192 дисәтинә сөрүлек җире булган.

1917 елдан соң җир биләүче алпавытларның милке тартып алып, крестьяннарга таратылган, Озеровка кешеләренең җире ике мәртәбә арткан.

1920 елда Яңа Спас волосте авыллары белән бергә, Озеровка халкы Совет хөкүмәтенең азык-төлекне тартып алу (продразверстка) сәясәтенә каршы купкан Сәнәкчеләр фетнәсендә актив катнаша [9].

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930 елда «Красное Озеро» (Кызыл Күл) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 39 кешенең 26 сы әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган).

1930 елдан авыл Акташ районына карый. 1959 елның башында, районнарны эреләндерү сәбәпле, Сарман районына бирелә, халык соравы буенча, шул ук елның май аенда Зәй районына күчерелә. 1962 елдан Әлмәт, 1972 елдан яңадан Зәй районында[4].

1956 елда колхозларны эреләндерү вакытында «Красное Озеро» (Озерово) «Дружба» (Яңа (Кече) Бүсерәк), «Победа» (Иске Бүсерәк), «Ударник» (Яңа Спасск), «Хлебороб» (Урсай) артельләре белән берләшә. Берләшкән хуҗалыкка Ленин исеме бирелә (1957—1959, үзәге Яңа Спасск), соңрак исеме «Россия»гә (1959—1962), аннары «Правда»га (1962—1993) үзгәртелә[10][11].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, 1966 елдан Озеровка авылы тарала башлый[4]. Авыл кешеләренең күпчелеге Зәй шәһәренә китеп төпләнә.

1970 елда авыл яшәүдән туктый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Озеровка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 181-182.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Озеровка. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. Заинск на карте. Малый Бусеряк
  3. 3,0 3,1 3,2 Озеровка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 181-182.
  4. 4,0 4,1 4,2 Озеровка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. История села Малый Бусеряк. «Татары без границ»
  8. ЦГА РБ, ф. УГЖУ, 1905 г., д. 60/190, лл.101-103
  9. Ново-Спасская волость. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 176-177
  10. Урсаево. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 237-239
  11. ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары. Зәй районы. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре