Екатериновка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатериновка (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Екатериновка (рус. Екатериновка) — Татарстан АССР Зәй районы Басар (1959 елдан Сармашбаш) авыл советларына караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл). 1974 елдан торак пункт буларак исәпкә алынмый.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зәй районының көнчыгышында, Сармаш елгасына коючы инеш ярында, авыл советы үзәге Сармашбаш авылыннан 2 км ераклыкта урнашкан булган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1858 1897 1917 1935
371 612 608 209

Төп халык — руслар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны XIX гасыр башында Сембер губернасыннан алпавыт Мельгунов ихтыяры белән күчерелгән крестьяннар нигезләгән [1]. Яңа торак пункт баштарак алпавыт хатынының исеме белән Екатериновский хутор дип аталган, соңрак Екатериновка исеме калган.

1858 елгы X ревизия мәгълүматлары буенча, авыл халкы крепостной крестьяннар катламында исәпләнә һәм ике җенестән 371 кеше тәшкил итә.

1897 елгы Россия империясендә беренче гомуми җанисәп буенча авылда 612 кеше, шул исәптән 10 яшькә кадәрге 175 бала исәпкә алынган.

XIX гасыр ахыры — XXгасыр башында алпавыт В. П. Мельгунов биргән һәмм халыктан җыелган акчага авылда агачтан чиркәү һәм таштан земство мәктәбе бинасы салына.

1912—1913 елгы хуҗалыклар исәбен алу мәгълүматы буенча, 104 хуҗалыктан 36 сының аты бөтенләй булмаган, 67 хуҗалык 1 яисә 2 ат, 1 хуҗалык 3 эш аты тоткан. 701 баш мөгезле эре терлек исәпкә алынган.

Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән көн күргән. 5 хуҗалык һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгән: авылда тимерче, мичкә ясаучы, тәгәрмәч бөгүче һөнәрләренә ия аерым кешеләр булган.

1917 елгы революция алдыннан авылда 104 хуҗалыкта 608 кеше яшәгән. Аларның 938 дисәтинә җире булган, һәр гаиләгә уртача 9 дисәтинә җир туры килгән. Имана җире җитмәгәч, авыл халкы җирне җирле алпавыттан арендага алырга мәҗбүр булган. Сармаш елгасы башланган урында алпавытның форель балыгы үрчетә торган буасы һәм су тегермәне булган.

Октябрь инкыйлабы чорында алпавыт утары таланган һәм яндырылган. Алпавыт В. П. Мельгуновның күпбалалы гаиләсе исән-имин китеп өлгергән. Утарның паркы шулай ук юкка чыгарылган, утарны уратып үскән нарат аллеясы кисеп алынган. Тирә-як авылларга хезмәт күрсәтүче су тегермәне шулай ук таланган. 1918 елда Екатериновка авыл җәмгыяте тегермәнне Степановка авылыннан тегермән остасы К. Г. Опекуновка арендага бирә, оста таланган тегермәнне аякка бастыра.

Алпавыт В. П. Мельгуновныкы булган җирләрнең күпчелеге Екатериновка крестьяннарына бирелә. Кайбер басулар авылдан берничә чакрымнар ераклыкта урнашкан булганга, 1920-елларда, күмәк хуҗалыклар төзү башланыр алдыннан, Екатериновка авылыннан бер төркем крестьян хуҗалыгы (20 хуҗалыктан артыграк) үзләренең басуларына (элекке алпавыт утарына) якынрак урынга күченә һәм Калиновка авылына нигез сала.

1931 елда авылда «Магнитострой» колхозы оеша. 1935 елда анда 50 хуҗалыктан 209 кеше теркәлгән булган. 875 гектар сөрү җире булган күмәк хуҗалыкның рәисе итеп Н. Захаров сайлана.

1935 елда авылда чиркәү ябыла, бинасы ашлык келәте итеп файдаланыла.

1933 елда элекке земство мәктәбе бинасында җидееллык колхоз яшьләре мәктәбе (рус. ШКМ) ачыла. Беренче укытучылар – С. П. Малахов, В. В. Ямашев, А. Г. Ямашева, Николаев һ. б. 1936 елда Басар авылында типовой тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) бинасы төзелгәч, колхоз яшьләре мәктәбе шунда күчерелә, Екатериновкада башлангыч мәктәп кенә кала.

1959 елда Басар авыл советы бетерелгәч, Екатериновканы Сармашбаш авыл советына [2] күчерәләр. 1950-еллар ахырында колхозларны эреләндерү сәясәте барганда, «Магнитострой» артеле бетерелә, җирләре, маллары һәм хуҗалык биналары Чапаев исемендәге колхозга[3] (үзәге Сармашбаш авылы) бирелә [4]. Авыл халкы тирә-яктагы төзелешләргә тарала башлый, күпчелеге Зәй шәһәренә барып төпләнә. 1974 елда авыл бөтенләй юкка чыга.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Екатериновка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство Реноме, 1994. – С. 57-58.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населённых мест по сведениям 1870-года. Стр. CXIII. СПб, 1877
  2. Сармаш-Башское сельское поселение. О поселении. 2021 елның 7 октябрь көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  3. ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары. 1950-еллардан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары(рус.)
  4. Сармаш-Баш. Tatarica. Татарская энциклопедия