Красный Яр (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Красный Яр (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Красный Яр
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Александр Бистәсе авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 423503

Красный Яр, Кызылъяр (рус. Красный Яр, Красноярский) — Татарстан Республикасының Зәй районындагы Александр Бистәсе авыл советына караган, хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл)[2]. 2002 елдан даими яшәүчеләр юк.
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3.
ОКАТО коды: 92227000011.
ОКТМО коды: 92627405.
Почта индексы: 423503.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Авыл урынында 2007 елда корылган Александр Невский часовнясы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының түбәнге агымында, авыл советы үзәге Александр Бистәсе авылыннан төньякка 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 13 км, Яр Чаллы пристаненнән 63 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталар: 55.26146, 52.100755.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[3]
1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2016
96 108 37 94 96 47 42 17 5 0 0 0[4]

Төп халык – руслар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл 1906 елда, П. А. Столыпинның җир реформасы(рус.) нигезендә барлыкка килгән[7][8]. Ул вакытта буш яткан казна җирләре очсыз хакка һәм льготалы кредит шартларында крестьяннарга бирелгән. Җирдән файдаланучыларны үз биләмәләренә (отруб) күчерергә тырышалар. Зәй шәһәрчегеннән 6 крестьян хуҗалыгы казнадан җир сатып алган. Урман Зәе елгасының түбәнге агымында яңа авыл барлыкка килгән (аның белән бер вакытта Беренче, Икенче, Өченче Бөгелде, Винокуровка, Поповка, Новая һ. б. авыллар барлыкка килгән). Һәр крестьян хуҗалыгына кимендә 9 дисәтинә сөрүлек һәм көтүлек җир туры килә[9].

Яңа торак пунктка, матур һәм биек урынга урнашкан булганга, Красноярский исеме бирелгән[10], соңрак Красный Яр булып киткән.

1912 һәм 1913 еллардагы хуҗалык буенча исәпкә алу вакытында авыл Зәй авыл җәмгыятенә караган. Авылда 20 крестьян хуҗалыгы исәпләнгән, авыл халкы 96 кеше булган, милләте буенча руслар[11].

Зәй шәһәре халкы кебек үк, Красный Яр крестьяннары дәүләт крестьяннары катламына кергән, алар үзләрен XVII–XVIII гасырларда Мәскәү хөкүмәте Зәй шәһрчегенә китереп утырткан Смоленск шляхтичлары һәм отставкадагы солдатлар токымы дип исәпләгән.

20 хуҗалыкның 5 есенә 5-10 дисәтинә җир, 12 сенә 10-15 дисәтинә, 2 сенә 15-20 дисәтинә, 1 хуҗалыкка 20 дисәтинәдән артык җир кишәрлеге (сөрүлек җирләр, болын һ. б.) туры килгән. Авылда аты булмаган 2 хуҗалык, 1-2 аты булган 18 хуҗалык исәпкә алынган. Аты булмаганнар урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрчелек белән шөгыльләнгән[12].

1917 елгы инкыйлаб авылда конфликтлар китереп чыгармаган. 1918−1920 еллардагы Ватандашлар сугышы чорында авылга маҗарлар һәм ак чехлар гаскәре керә, авыл халкы ат йөртү эшенә җәлеп ителә. 1920 елда булып узган Сәнәкчеләр фетнәсендә авылдан бер кешегә дә зыян килмәгән. 1921-1922 елгы ачлыкта да авылда үлем-китем теркәлмәгән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена караган, 1920 елдан соң Татарстан АССР составында.

1931 елның мартында авылда «Красный Яр» колхозы оеша. 1930-еллар ахырына колхозда 30 дан артык крестьян хуҗалыгы, 94 кеше теркәлгән булган. Колхозның игенчелек өчен 260 га яхшы сөрүлек җирләре һәм Урман Зәе үзәнендә терлекләр йөртү өчен иркен болыннары булган.

Авылда башлангыч мәктәп эшләгән, 1951 елда, укучылар саны азаю сәбәпле, ябылган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1945) фронтка киткән 12 кеше әйләнеп кайтмый (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

1950 елның июнендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән «Красный Яр» колхозын «Красный партизан» колхозы (1970 елдан совхоз, үзәге Александр Бистәсе) белән кушып куялар [4]. Авыл халкы тирә-якка тарала башлый, күпчелеге Зәй шәһәренә, кайберләре Александр Бистәсенә күченә.

1986 елдан башлап, авыл яшәүдән туктый[13].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Красный Яр. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 138-139.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. Красный Яр. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  3. Красный Яр. Tatarica. Татарская энциклопедия
  4. 4,0 4,1 Александро - Слободское сельское поселение. О поселении. Зәй районы рәсми порталы
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. Заинский муниципальный район. Описание района.
  8. Владимир Васильев. История деревни Поповка. — Казань: 2007. — 72 с.
  9. Заинский район. Команда Кочующие, 15.08.2014(рус.)
  10. История поселка Красный Яр. «Чикләрсез татарлар» порталы
  11. Винокуровка. Всероссийское генеалогическое древо(рус.)
  12. Подворная перепись крестьянского хозяйства Уфимской губернии. Мензелинский уезд / Зав. стат. отделом М. П. Красильников. Уфа: Электр. типография тов. «Печать», 1913. — 264 с.
  13. Красный Яр. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 138-139.