Эчтәлеккә күчү

Мөэмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөэмин latin yazuında])
Мөэмин
гарәп. مُؤْمِنٌ، اَلْمُؤْمِنُ
Сурәт
... хөрмәтенә аталган иман
Бу һөнәрнең өлкәсе иман
Төп тема иман
Әүвәлгесе мөселман
Киләсе мөхсин[d]
Кем истәлегенә Әл-Мөэмин һәм Исламда Тәңре[d]
URL буенча карарга була corpus.quran.com/qurandictionary.jsp?q=Amn һәм qurananalysis.com/?q=مؤمن
Нинди вики-проектка керә Проект:Ислам[d] һәм Проект:Суфичылык[d]
Моңа өлешчә туры килә мөселман, мөхсин[d] һәм суфи[d]
 Мөэмин Викиҗыентыкта

Мөэмин (гарәп. مؤمن, иман иткән, тугрылыклы булган, бор. төрк. bütügli (~бөтүле)[1]) — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанганиманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе.[2]

Мөэмин һәм мөслим терминнары арасында аерма

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
« Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[3] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[4][5]
»

Мөэмин ия булырга тиешле сыйфатлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коръәннең күп аятләрендә чын күңелдән иман иткәннәрнең бай рухи дөньясына ишарә иткән сыйфатлары тасвирлана:[7]

  • Мөэминнәр ритуаль намазларны тиешлечә башкара.
  • Алар мәҗбүри булган зәкят-садакасын түли һәм үз мал-мөлкәтләрен Аллаһ юлында куллана.
  • Үзләренең барлык эшләрендә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәләр.
  • Мөэминнәр башкаларны яхшы юлларны сайларга, начарларга керешмәскә өндиләр.
  • Буш һәм файдасыз эшләрдән ерак торалар.
  • Алар пакъ, авыр гөнаһларны кылмый.
    • Көфернең тормышларына кермәүне күзәтеп торалар.
  • Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә буйсыналар, һәм һәрвакыт аларның боерганнарына итагәть итәләр.
    • Аллаһы Тәгаләнең Җир йөзендәге урынбасары (хәлифә) дип яратылган акыллы кеше дәрәҗәсенә тугрылыклы булып яшиләр.

Мөэминнәр турында Коръәндә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Әл-Мөэминүн сүрәсе — Коръәннең 23 нче сүрәсе, Мәккәдә иңдерелгән, 118 аяттән тора.
  • Коръәндә Мөэмин сүзе 229 тапкыр кулланыла[8], мәс.: «Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.» [9].
«
« Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) соңгы Хаҗ вакытында әйткән: „Сезгә мөэминнең кем икәнен белдермәскә микән? Мөэмин — кешеләр үз малын һәм тормышын иминлегендә курыкмыйча тапшыра алганнары кеше; муслим — үз теле һәм куллары белән башкаларга зыян кылмаучы берәү; муджахид — Аллаһы Тәгаләгә буйсына алыр өчен үз рухы белән керәшүче; ә мөһаҗир — ул гөнаһларны калдырган берәве!“»

— Имам Әхмәт хәдисләре җыентыгы, 6/21[10]

Фадаля ибн Убайд белдергәненчә
»
Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) әйткән: «Хакыйкый иман иясе (мөэмин) — кешеләр аның янында үзләрен имин һәм тыныч сизә алган берәү».

— Ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 548, хадис № 9144[11]

  1. https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
  2. Али-заде, А. А., 2007
  3. «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
  4. Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
  5. Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
  6. «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
  7. Какая группа мусульман относится к искренним верующим (муминин), о которых упоминается в нескольких аятах Священного Корана?(үле сылтама)
  8. Та Һа сүрәсе: аять 75 (текст), Ән-Нур сүрәсе: аять 3 (текст), Әс-Сәждәһ сүрәсе: аять 18 (текст), Әд-Духан сүрәсе: аять 12 (текст), Нух сүрәсе: аять 28 (текст).
  9. Ән-Нур сүрәсе: аять 31 (текст) (24 2017 елның 23 март көнендә архивланган:31)
  10. Определение слов «Мумин», «Муслим», «Муджахид», «Мухаджир»
  11. Военная тема // Хадисы. — Umma.Ru

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]