Кагъбә
| Кагъбә | |
|---|---|
| гарәп. الكعبة гарәп. الكعبة المشرفة | |
| Нигезләнү датасы | VI гасыр |
| ХФӘ билгесе | al.ˈkaʕ.ba һәм al.ˈkaʕ.ba‿l.mu.ˈʃar.ra.fa |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Мәккә |
| Урын | Әл-Харам мәчете |
| Озынлык | 11,68 метр[1], 9,9 метр[1], 12,04 метр[1] һәм 10,18 метр[1] |
| Биеклек / буй | 12,95 метр[1] |
| Мәйдан | 119 квадрат метр |
| Сурәтләнә | 🕋[d] |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Ислам[d], WikiProject Interfaith[d], Википедия:Проект:Диннәр, Проект:Согуд Гарәпстан[d] һәм Проект:Архитектура[d] |
Кәгъбә (гарәп. الكعبة المشرفة 'Әл-Кагъбәтүл-Мөшәррәфә'- «Хөрмәтле Кагъбә») — Мәккәдә, Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан, мөселманнар өчен изге бина. Хаҗ гыйбадәтенең төп шартларыннан берсе булып Кәгъбә тирәли әйләнү тора. Тагын бер исеме -«Әл Бәйтел Хәрәм» гарәп теленнән «Тыелган йорт» дигәнне аңлата.
Кагъбәне пөхтәлектә саклау вазыйфасы традиция буенча Бану Шайб гаиләсе әһелләренә йөкләнгән. Аларда аның ишекләренең ачкычлары да саклана. Риваять буенча, шушы гаиләнең әһеле әлеге вазыйфаны турыдан-туры Мөхәммәд пәйгамбәрдән алынган. Кагъбәне тәһарәт кылу елына ике тапкыр (Изге Рамазан ае башлануга якынча ике атна кала һәм хаҗ башлануга ике атна кала) үткәрелә[2].
Коръән Кагъбәне Аллаһка табыну өчен кешеләр тарафыннан төзелгән беренче бина дип атый.
Кагъбәнең почмакларының берсенә Кара таш урнаштырылган. Кагъбә тирәли хаҗ кылу вакытында тәваф кылына. Кагъбә кыйбла — бөтен дөнья мөселманнары Намаз вакытында йөзен юнәлтә торган ориентир.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
كعبة сүзе гарәп телендә туры мәгънәсендә «шакмаклы йорт» дигәнне аңлата, үз чиратында ул الكعب — «шакмак» сүзеннән килеп чыга. Икенче атамасы — «Әл-Бәйт әл-Әкъдам», ягъни «иң борынгы йорт». Мөселманнар Кагъбәне шулай ук «Бәйту-Ллаһ» дип атыйлар, бу «Аллаһ йорты» дигәнне аңлата[3]:
Кәгъбәнең тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
- Кәгъбәнең координатлары .
- Кәгъбәнең үлчәмнәре: төньяк-көнчыгыш стенасы — 12,63 м; төньяк-көнбатыш стенасы — 11,03 м; көньяк-көнбатыш стенасы — 13,10 м; көньяк-көнчыгыш стенасы — 11,22 м озынлыкта һәм биеклеге 13 метр. 145 м2 мәйданны биләп тора. Кагъбә Мәккә граниты блокларыннан мәрмәр фундаментта төзелгән. Тышкы яктан аның диварлары гел кара ефәктән ясалган кисвә дип аталучы махсус япма белән капланган. Ул елына бер тапкыр Зөлхиҗҗә аеның 9/10 көнендә алмаштырыла. Кагъбәнең почмаклары горизонт якларына юнәтелгән һәм «Йәмән» (көньяк), «Гыйрак» (төньяк), «Левант» (көнбатыш) һәм «Таш» (көнчыгыш) атамаларына ия. Кагъбә эчендә бүлмә бар, ләкин ул елына ике тапкыр «Кагъбәне юу» йоласы вакытында һәм бары тик хөрмәтле кунаклар өчен ачыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кара таш (гарәп. الحجر الأسود — әл-хаҗәр әл-әсвад) — Кагъбәнең көнчыгыш почмагына 1,5 м биеклектә урнаштырылган таш[4]. Ташның күзгә күренә торган ягының өслеге мәйданы — якынча 16,5×20 см. Үзлегеннән таш цемент эретмәсе белән тоташтырылган һәм эре көмеш рамга (футлярга) урнаштырылган кызгылт-кара төстәге таш кыйпылчыкларыннан гыйбарәт[5]. Хаҗ вакытында аңа кагылу зур хөрмәт билгесе.
Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдарлары белән Мәккәне яулап алгач, ул Кәгъбәдән барлык потларны алып ташлый, ләкин Кара ташка үзенең таягы белән кадерләп кагыла; ихтимал, шул чордан Кара таш мөселманнар өчен изге санала башлый. Аңарчы ул кураешлар кабиләсенең гаилә мирасы була. Риваятьләр буенча, Кара таш Аллаһ тарафыннан Адәм галәйһиссәламга җибәрелгән чакта ул ак булган, ләкин кешеләрнең гөнаһларын сеңдереп каралган. Башка мәгълүматлар буенча ул Нух пәйгамбәргә су басу турында истәлек итеп җибәрелгән һәм озак вакыт Әбү-Кубәйс тавында сакланган. Ибраһим пәйгамбәр Кагъбә төзелеше өчен ташлар эзләгән чагында аны алып килеп, тирәсендә тәваф кылу өчен хәзерге урынына куйган.
