Исмаил Бердиев
Исмаил Бердиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Исмаил Али улы Бердиев |
Туган | 27 февраль 1954 (70 яшь) СССР, Казакъстан ССР, Сайрам районы, Аксукент |
Яшәгән урын | Черкесск |
Милләт | карачай |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] |
Һөнәре | мөфти |
Балалар | ике кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
Исмаил Бердиев, Исмаил Али улы Бердиев (карач.-балк. Бердилени Алиини джашы Исмаил-хаджи, 1954 елның 27 феврале, СССР, Казакъстан ССР, Сайрам районы, Аксукент) – мөфти, Карачай-Чиркәс мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе (2003 елдан). Милләте буенча – карачай.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1954 елның 27 февралендә Казакъстан ССРның Сайрам районы Аксукент авылында туган, анда әти-әнисе, башка карачайлар кебек үк, 1943 елда сөргенгә җибәрелгән (гаиләсе белән 1957 елда туган ягына кайта). Карачай-Чиркәс АССР Малокарачай районы Первомайское авылы урта мәктәбен тәмамлый. Бохарада Мир-Гарәп мәдрәсәсен һәм Ташкентта Ислам институтын тәмамлаган. Каһирәнең Әл-Әзһәр университетында (Мисыр) белем алган.
1989 елда Ставрополь крае мөселманнарының Казыяты рәисе итеп сайлана.
1991 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы һәм Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
2010 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (Ставрополь крае мөселманнарының яңа Диния нәзарәте оештырыла).
2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында аның яңа рәисе итеп сайлана.
2004 елдан – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы[1].
2016 елның августында мәҗбүри хатын-кызлар сөннәте турында «шаяртып» әйткән сүзләре Интернетта гауга тудыра[2], шуның өчен антипремиягә лаек була һәм «Ел сексисты» исеме бирелә[3][4].
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, ике кызы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2004 – Дуслык ордены (РФ) – рухи мәдәниятне үстерүдә һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен[5]
- 2016 – Почет ордены (РФ) – рухи һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүе, актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен[6]
- 2019 – Дуслык ордены (Азәрбайҗан) – Азәрбайҗан һәм Россия халыклары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[7]
- 2008 – Кадыйров ордены (Чечня) – Төньяк Кавказ территориясендә дәүләтчелекне үстерү, тынычлык, дуслык һәм конфессияләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына ярдәм итүче эшчәнлек өчен[8][9]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 7 февраля 2004 года № 47-рп «О Совете по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте Российской Федерации»
- ↑ «Я пошутил»: муфтий Бердиев окончательно отказался от идеи женского обрезания. Он сделал это после поднявшегося скандала и угрозы уголовного преследования.
- ↑ Сексист года — 2016
- ↑ Муфтий Карачаево-Черкесии Исмаил Бердиев стал лауреатом антипремии «Сексист года». Кавказский узел (2017-03-12). 2018-05-04 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2004 года № 1054 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2014 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 февраля 2016 года № 59 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
- ↑ Распоряжение Президента Азербайджанской Республики о награждении И. А. Бердиева орденом «Достлуг» от 28 февраля 2019 года
- ↑ Кадыров и Бердиев передали друг другу ордена.
- ↑ Указ Президента Чеченской Республики от 8 января 2008 года № 1 «О награждении орденом Кадырова Бердиева И. А.». әлеге чыганактан 2014-01-10 архивланды. 2014-01-10 тикшерелгән.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 27 февраль көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстанда туганнар
- Россия мөфтиләре
- Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар
- Почет ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Дуслык ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары
- Әхмәт Кадыйров исемендәге орден кавалерлары
- Шәхесләр:Карачай-Чиркәсия