Ибраһим Кулиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Кулиев latin yazuında])
Ибраһим Кулиев
Туган телдә исем Ибраһим Габделвахит улы Кулиев
Туган 12 декабрь 1885(1885-12-12)
Буа, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 1936(1936)
Караганды, Караганды өлкәсе, Казакъ Автоном Социалистик Совет Республикасы, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Нур Баян урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре язучы, драматург

Ибраһим Габделвахит улы Кулиев — тәрҗемәче, журналист, татар теле белгече.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1885 елда Буа шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Буада яшәү мөмкинлекләре тар булганга, атасы гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. Ибраһим Казанда “ Мәрҗания” мәдрәсәсен тәмамлый. 1917 елга кадәр Кәримовлар типографиясендә эшли. Ул үзен, Фатих Әмирханнар даирәсендә, алдынгы татар яшьләреннән икәнен күрсәтә, “Йолдыз”, “Кояш” газеталарында языша. Сәйяр труппасы өчен Кирьяков, Шиманский сәхнә әсәрләрен терҗемә итә, шулай ук Лавров, Дригилли, Афиногенов пьесаларын тәрҗемәли.

Октябрь революциясеннән соң оешкан Мөселман социалистлар комитеты сәркатибе. Аның басма органы булган «Кызыл Байрак» газетасында эшли. Соңыннан «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газетлары хезмәткәре. Матбугатта Ибраһим Терегулов, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Габдулла Кариев турындагы мәкаләләр бастыра.

Ибраһим Кули татарча-урысча сүзлекләр төзүдә, тәрҗемәләр өлкәсендә эшли, татар совет матбугатын үстерүдә, татар радиосын булдыруга да күп көч куя.

1935 елда кулга алына, 1936 елда Караганда шәһәре төрмәсендә вафат була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарча-урысча сүзлек (Р. Корбангалиев һәм Р. Газизов белән берлектә, 1927)
  • Татар теленең орфография сүзлеге (Исмәгыйль Рәмиев белән берлектә, 1930)
  1. Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 год: Сведения об учреждениях - центральных, губернских и уездных, а также об организациях - национальных, профессиональных, политических и др.: (По данным за 1-е полугодие 1920 г.).Казань: 1920.