Абдуллин
Внешний вид
Абдуллин (Абдуллина) – татар, башкортларда еш очрый торган фамилия. Гарәптән алынган кеше исеменнән (Абдулла, Габдуллаһ - Аллаһ колы) ясалган. Габдуллин (Габдулла), Абдулов (Абдул) вариантлары да бар.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:
- Азат Абдуллин (20.06.1931―11.11.2023) — язучы, рус телендә язган.
- Альберт Абдуллин (Чернобровкин) — шагыйрь, «Мәк чәчәге» җыры авторы.
- Әнәс Абдуллин (1941), нефтьче.
- Әнвәр Абдуллин (1917-2002) — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Басыйр Абдуллин (1892-1938) — язучы, драматург.
- Зиннәтулла Абдуллин (1897—1943) — 112-нче Башкорт атлы дивизиясе штабында писарь вазифасын башкарган кызылармеец
- Зөфәр Абдуллин (1927―2020) — Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, 1957 елдан СССР Журналистлар союзы әгъзасы.
- Ибраһим Абдуллин (1920-2008) — язучы, С.Юлаев премиясе иясе (1994).
- Илфак Абдуллин (1942-2003) — галим, химия фәннәре докторы.
- Илфат Абдуллин (1998), казакъстанлы спортчы (җәядән ату), халыкара класслы спорт мастеры.
- Инсаф Абдуллин(1963) — диктор, Татарстанның атказанган артисты.
- Искәндәр Абдуллин
- Искәндәр Абдуллин (1935-?) — тел галиме.
- Искәндәр Абдуллин (1975) (1975) — шагыйрь, педагог. Р. К. Абдуллинның улы.
- Мазһар Абдуллин (1912-1942) — яугир шагыйрь.
- Мансур Абдуллин (1919-1999) — Советлар берлеге Каһарманы.
- Марат Абдуллин (1948) — БДУ профессоры, химия фәннәре докторы. Ибраһим Абдуллинның улы.
- Миңневасик Абдуллин (1946), спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, СССР спорт мастеры (1977), БР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1999).
- Мөслим Абдуллин (1916-1996) — җырчы (тенор), Казакъ ССР халык артисты.
- Мөхәммәт Абдуллин (1888—1936) — хәрби һәм дәүләт эшлеклесе.
- Раил Абдуллин (2000) — футболчы (сакчы).
- Рәшит Абдуллин (1951-2004) — җырчы (бас), композитор.
- Риф Абдуллин — рәссам, М. Акмулла премиясе иясе.
- Ришат Абдуллин (1916-1988) — җырчы (баритон), ССРБ халык артисты/
- Роман Абдуллин (1991), рәссам-монументалист, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021), Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты (2022).
- Рубин Абдуллин (19.08.1950) — Казан консерваториясе ректоры (1988). Саре Абдуллинаның улы.
- Сафа Абдуллин (1924-1994) — укытучы, рәссам.
- Фәтхулла Абдуллин (20.12.1937) — язучы.
- Абдуллина
- Карина Абдуллина (13.01.1976) — эстрада җырчысы.
- Нурия Абдуллина (1957―2024), журналист, җырчы, композитор. БР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Саре Абдуллина (18.01.1929) — КФУ профессоры.
- Флюра Абдуллина (1963) ― диктор һәм журналист.
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |