Басыйр Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Басыйр Абдуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Басыйр Абдуллин
Тугач бирелгән исеме: Басыйр Мәҗит улы Абдуллин
Туу датасы: 1892(1892)
Туу урыны: РИ, Әстерхан губернасы, Әстерхан өязе , Каргалы
Үлем датасы: 1938(1938)
Үлем урыны: билгесез
Ватандашлык: Русия империясе байрагы РИ
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: проза, драматуия
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: юрт татарлары диалекты, нугай теле, төрекмән теле

Басыйр Абдуллин, Басыйр Мәҗит улы Абдуллин (1892 ел, РИ, Әстерхан губернасы, Әстерхан өязе, Каргалы1938 ел, билгесез ) — язучы, драматург, журналист, мәгърифәтче. Сталин репрессияләре корбаны. Нугай әдәбиятында беренче пьеса һәм роман авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган авылы Каргалы. 1930 ел

1892 елда Әстерхан өязе Зацарево волосте (хәзерге Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы) Каргалы авылында туган. Чыгышы буенча юрт татары һәм кайбер әсәрләрен үзенчәлекле диалектта язган. Берничә төрки халыкның телен яхшы белгән.

Әстерханның көньяк читендәге Бирге Тияк бистәсендә үскән, шунда авыл мәдрәсәсен тәмамлаган. Аннары Әстерхан, Казан мәдрәсәләрендә укыган. Остазы — Әстерхан губернасы мөхтәсибе, Әстерханда нәшер ителгән «Идел» газетасының нашир-мөхәрире Габдрахман Гомәри (1867—1933) [1].

Советлар хакимияте ныгыгач, 1920-еллар ахырында Төрекмәнстан ССРга күчеп китә. Ашхабадта газета редакциясендә эшли, Басыйр Аштарханлы (Басыйр Әстерханлы) псевдонимы белән иҗат итә, төрекмән драматургиясен нигезләүдә катнаша. 1926, 1927 елларда Полторацкида (Ашхабад шәһәренең 1919—1927 еллардагы атамасы) авторның төрекмән телендә язылган 3 тарихи һәм социаль драмасы, 1 русчадан тәрҗемә ителгән драма әсәре («Солтан Сәнҗәр тарихы», 1926; «Йосыф һәм Әхмәт», 1927; «Тиңсезлек», 1927; «Чабан», 1929) басылып чыга һәм Ашхабадта һәм республиканың башка шәһәрләрендә һөнәри һәм үзешчән театрлар сәхнәләрендә куела.

1930-еллар башында Б. М. Абдуллин гаиләсе белән Дагстанның дала өлешендәге Каранугай районына (хәзерге Нугай районы) күченә. Башта укытучы булып, аннары район үзәге Терекле – Мәктәбтә(рус.) чыгучы «Кызыл Байрак» газетасының җаваплы секретаре булып эшли.

Басыйр Мәҗит улына кадәр нугай драматургиясе әле булмаган. Ул үзенең әсәрләрен нугай әдәби телендә иҗат итә. Аның нормалары галим һәм педагог Габделхәмит Җанибәков (1879 – 1955) тарафыннан эшләнгән. Б. М. Абдуллин пьесалардан тыш, зур жанрдагы әдәби әсәрләр иҗат итә башлый.

Якынча 1935 елда Махачкала шәһәренә күченеп килә, Дагстан АССР дәүләт нәшриятында нугай бүлеге мөхәррире булып эшли. Педагогик һәм укыту-методик әдәбиятны нәшер итү өчен җавап бирә, үзенең әсәрләре дә күпләп басыла[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932—1934 елларда аның 4 пьесасы һәм 2 эпик романы, күчмә тормышны дәвам итүче туган халкының яңа тормышын тасвирлаучы 1 очерк–эссе, рус теленнән берничә тәрҗемәсе дөнья күрә. «Батрак», «Дошман җиңелде» кебек пьесалары, «Активист» романы һ. б. әсәрләре нугай әдәбияты үсешендә зур урын алып тора[3].

1934 елда «Байлык исереклегендә» (Байлык эсириклигинде) повесте басылып чыга. Бу зур әсәр (22 өлештән тора) авторның туган якларына, Әстерхан шәһәре тирә-ягындагы авылларда яшәүче якташларына багышланган, әсәрдә элеккедән яшәп килгән гореф-гадәтләрнең яңа заманда котылгысыз үзгәрүе тасвирлана.

Б. М. Абдуллин повестенда гадәти булмаган авторлык алымы куллана: автор сөйләмен һәм персонажлар диалогын юрт татарлары диалектында бирә. Повестьта авылда, Ватандашлар сугышыннан соң, яңа интеллигенция барлыкка килү, клублар һәм медпунктлар төзү тасвирлана, шулай ук көнкүрештә байлар һәм хәерчеләр каршылыгы, кызның яратмаган кешесенә кияүгә бирелү фаҗигасе чагылыш таба.

Наданлыкны бетерү (Ликбез) компаниясе азагында Б. М. Абдуллин 1934—1935 елларда нугай телендә «Аз белемлеләр мәктәпләре өчен уку китабы» дигән дәреслек яза һәм нәшер итә. 1938 елда Орджоникидзе (1943 елдан Ставрополь) крае нәшриятында аның «4нче сыйныф өчен әдәбияттан хрестоматия» дигән китабы чыга. Анда автор нугай язучыларының егерме еллык иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясый.

1936—1937 елларда аның күмәк хуҗалыклар төзү турындагы ике пьесасы «сәяси яктан хаталы» дип табыла. Басыйр Мәҗит улы нәшрият эшеннән кире «Кызыл Байрак» газетасына кайта, ләкин 1938 елда кулга алына, «халык дошманы» буларак хөкем ителә һәм атып үтерелә. 1968 елда реабилитацияләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Несостоявшийся муфтий. Книга о самом знаменитом астраханском татарине. xacitarxan.narod.ru(рус.)
  2. В. М. Викторин. Абдуллин (Абдуллаев) Басир Маджидович. Служба хранения Памяти(рус.)(тат.)
  3. Соегов Мурадгелди. Ногайский драматург и его туркменский переводчик (Об искалеченных судьбах и опроченных достоинствах). Ученые записки Орловского государственного университета. Серия: Гуманитарные и социальные науки, 2017. — № 3 (76). — С. 155‒159(рус.)
  4. Абдуллин Басир. Герои степи. Российская государственная библиотека