Мөслим Абдуллин
Мөслим Абдуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мөслим Мокыйм улы Абдуллин |
Туган | 14 март 1916 Казакъстан Үскәмән шәһәре |
Үлгән | 17 декабрь 1996 (80 яшь) Алматы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Алматинский музыкальный колледж имени П. И. Чайковского[d] һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы (лирик тенор) |
Эш бирүче | Казахский государственный академический театр оперы и балета имени Абая[d] һәм Казахконцерт[d] |
Җефет | Камыш Карабалинова, балерина |
Балалар | улы Сагнай |
Кардәшләр | Ришат Абдуллин |
Бүләк һәм премияләре | Казакъстан ССР халык артисты (1947) |
Мөслим Абдуллин (Мөслим Мокыйм улы Абдуллин, каз. Mu'silim Mu'kimuly Abdullin, Мүсілім Мүкімұлы Абдуллин) – җырчы (тенор), Казакъстан ССР халык артисты (1947). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ришат Абдуллинның игезәк туганы. Алибәк Днишевның абыйсы (Алибәк – сеңлесе Камиләнең улы).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1916 елның 14 мартында Симәй өлкәсе Үскәмән (каз. Өскемен) шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Алматы музыка һәм драма техникумында укый башлый (1932),[1] Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген (А.И. Вишневский сыйныфы) тәмамлый (1937). 1938-1965 елларда Казакъ опера һәм балет театрында эшли.[2] 1955 елдан КПСС әгъзасы. 1965 елдан Казакъ филармонисенең «Казакъконцерт» төркеменең сәнгать җитәкчесе.
Абдуллин казакъ, рус һәм Көнбатыш Европа операларында партияләр башкара. Сәхнәдә лирик персонажлар: Тулеген, Кайракбай, Балпан, Арыстан («Кыз-Жыбек», «Жалбыр», «Ер-Таргын» һәм Е.Г. Брусиловскийның «Айман — Шолпан») образларын гәүдәләндерде. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучы (1936).
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Абдуллина Камаш хатыны һәм дүрт бала:
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XX гасырның 40 елларында Европа төрендәге һөнәри казакъ операсы барлыкка килгән чорда иҗат итә. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1936) катнаша. Чит ил, рус, совет композиторларының операларында лирик тенор партияләрен (игезәк туганы Ришат Абдуллин баритон партияләрен) башкара. Концертларда рус, казакъ композиторлары әсәрләрен, казакъ, татар, рус халык җырларын, рус композиторларының романсларын башкара.[3]
Башкарган партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кыз-Жыбек», Е. Г. Брусиловский — Тулеген
- «Жалбыр», Е. Г. Брусиловский — Кайракбай
- «Ёр-Таргын», Е. Г. Брусиловский — Балпан
- «Айман — Шолпан», Е. Г. Брусиловский — Арыстан
- «Евгений Онегин», П. И. Чайковский — Ленский
- «Биржан һәм Сара», М. Тулебаев — Серик
- «Амангельды», Е. Г. Брусиловский һәм М. Тулебаев — Зилкара
- «Камәр сылу», Е. Рахмадиев — Туякбай
- «Абай», А. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Азим[4]
Фильмографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казакъстан ССР халык артисты (1947)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (03.01.1959)
- «Почет Билгесе» ордены (22.08.1986)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Л.Г. Хәмиди, Р.Л. Хәмиди. Сәнгатьтә узган гомер.(рус.) Алматы, 1967.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999(рус.)
- «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14(рус.)
- Қазақ энциклопедиясы. Т. I. Алматы, 2004. ISBN 9965-9389-9-7(казакъча)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Милләттәшләр(рус.)
- Абдуллиннар дискы турында(үле сылтама)(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Карина Абдуллина сөйли(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ көллият сайты 2014 елның 25 июль көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Помни про сайты 2014 елның 6 апрель көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ казакъ энциклопедиясе(үле сылтама)(рус.)
- ↑ Кино-театр сайты(рус.)
- 14 март көнне туганнар
- 1916 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстанда туганнар
- 17 декабрь көнне вафатлар
- 1996 елда вафатлар
- Infobox person using numbered parameter
- Опера җырчылары
- Романс башкаручылар
- Казакъстан татарлары
- Татар җырчылары
- Казакъстан җырчылары
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар
- Казакъстан ССР халык артистлары
- Тенорлар