Флюра Абдуллина
| Флюра Абдуллина | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Флюра Галимҗан кызы Абдуллина |
| Туган | 30 июль 1963 (62 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы , Кече Укмас |
| Яшәгән урын | Татарстан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | диктор, мөхәррир |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | Флюра Абдуллина |
Флюра Абдуллина, Флюра Галимҗан кызы Абдуллина (1963 елның 30 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас) ― Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруына нигез салучы, анын 10 ел дәвамында алыштыргысыз авторы һәм алып баручысы. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елның 30 июлендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган[1].
Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлаган[2].
Конкурс буенча Татарстан телевидениесенә кабул ителгән. 26 ел гомерен татар телевидениесенә багышлаган шәхес. «Чулпан», «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын алып барган[3].
10 ел дәвамында Татарстан — Яңа Гасыр каналында үзе исемен һәм идеясен уйлап тапкан (авторы булган) «Татарлар» мәгълүмати-танып белү программасының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы булып эшләгән[4] [5].
Хәзерге вакытта Россия кооперация университетының[d] Казан кооператив институтында (филиал) Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазыйфасында[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 ― ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023) [7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Абдуллина Флюра Галимзяновна. RusStars - Форум о Наших любимых телеведущих, а так же актрисах и певицах(рус.)
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Флюра Абдуллина: «Татар теле кысрыклану — һәр татар җанлы кешенең йөрәк әрнеше». Интертат, 22.10.2020
- ↑ Флюра Абдуллина: «Ник китәсең диюче дә, рәхмәт әйтүче дә булмады». Матбугат.ру, 21.07.2020
- ↑ Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы). Ирек Мәйданы, 19.04.2013
- ↑ Альбина Абсалямова. Флюра Абдуллина: «Наши есть везде!» «Восточный экспресс», №20 (174) ,21.05.2004(рус.)
- ↑ Флюра Абдуллина. Telegram
- ↑ Признание заслуг. «Республика Татарстан», 13.09.2023
