Нурия Абдуллина
Нурия Абдуллина | |
---|---|
![]() | |
Туган | 15 март 1957 (66 яшь) Әлшәй районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкирский республиканский интернат-гимназия № 1 имени Рами Гарипова[d] |
Һөнәре | журналист, җырчы, композитор |
Абдуллина Нурия Нәсибулла кызы (15 март 1957 ел) — журналист, җырчы, композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нурия Нәсибулла кызы Абдуллина 1957 елның 15 мартында Башкорт АССРның Әлшәй районы Баязит авылында туган. 1973 елда Уфа шәһәренең 1-нче интернат-мәктәбен тәмамлый[1].
Аннары Уфадагы музыка-педагогия училищесында урта махсус һөнәри белем ала.
1994 елдан Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.
1996 елда «Башкортстан» ДТРК-сына радио дикторы итеп кабул ителә.
Җырчы үзешчән композитор буларак та таныла, башкорт халык җырларын башкара.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Изге Әлмөхәмәтов һәм Ишмулла Дилмөхәммәтов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары лауреаты.
- Нефтекама шәһәрендә үткәрелгән «Дуслык җыры» конкурсы дипломанты.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Көҙ миҙгеле танһыҡ миңә». Башҡортостан. әлеге чыганактан 2018-03-21 архивланды. 2018-03-16 тикшерелгән.
- Беҙҙең кумирҙар. «Йәшлек» газета сайты. 2018-03-16 тикшерелгән.
- Сәриә РАМАЗАНОВА. “Көҙ миҙгеле танһыҡ миңә”. «Башҡортостан» гәзите сайты. әлеге чыганактан 2018-03-21 архивланды. 2018-03-16 тикшерелгән.
- YouTube сайтында Видео Агыйделгә ай төшкән
- YouTube сайтында Видео Гомер үтә
- YouTube сайтында Видео Кайтаем авылыма
- YouTube сайтында Видео Туган көнең белән
- https://ok.ru/video/3417901113 Әүлия шишмәсе
- https://ok.ru/video/3414100025 Син минем үкенечем