Азат Абдуллин
Азат Абдуллин | |
---|---|
![]() Азат Абдуллин | |
Тугач бирелгән исеме: | Азат Хаммат улы Абдуллин |
Туу датасы: | 26 июнь 1930 (92 яшь) |
Туу урыны: | Зиянчура районы, Башкорт Үргене авылы |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | драматургия |
Юнәлеш: | драма |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | Онытма мине, кояш! (1963) |
Бүләкләр: | ![]() |
Азат Абдуллин (Азат Хаммат улы Абдуллин) – язучы, драматург. БР халык язучысы (2014).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган.
Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый.
Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.[1]. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968)
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рус шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердловск, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора.
Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды.
2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.[2]
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Онытма мине, кояш! (Не забывай меня, солнце!) (М, 1973)(рус.)
- Онытма мине, кояш! (1974, пьеса; 1976, повесть)(башк.) — театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
- Ак сөт (Белое молоко) (М,1976)(рус.)
- Кызыл чык (Красная роса) (М,1979)(рус.)
- Унөченче рәис (Тринадцатый председатель) (М,1981)(рус.)
- Унөченче рәис(1984)(башк.)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БР халык язучысы (2014)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1984)
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Р. Атнагулов. Сәйләннәрем төсле-төсле. Уфа, 2007.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Башкорт драматургиясе антологиясе. 2- китап. Уфа, 1984. (башк.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- башка чыганаклар
- башкорт энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (башк.)
- БР әдәби картасы рус(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ БР әдәби картасы сайтында
- ↑ башкорт белешмәлеге сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-13
- 26 июнь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зиянчура районында туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт драматурглары
- Рус телле язучылар
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- Башкортстанның халык язучылары
- Мәскәү язучылары