Идегәй (спектакль, 2023)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идегәй (спектакль, 2023) latin yazuında])
Идегәй
Фото
Автор Туфан Имаметдинов
Сюжет чыганагы Идегәй татар халык дастаны
Хореограф Марсель Нуриев
Оркестрга салу Фәрһад Бәхтияри
Куючы дирижёр Ильяс Камал
Иҗат итү елы 2023
Беренче куелыш 26.01.2023[1]
Беренче куелыш җире Казан, Тинчурин театры[1]
Спектакль сайты 1

Идегәйтатар халкының тарихи «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакль. Ул Алтын Урда таркалу чорында Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт, дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы — XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спектакль беренче тапкыр 2023 елда, өч тапкыр - 26 һәм 27 гыйнварда һәм 9 февральдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Режиссеры Туфан Имаметдинов.[1][2][3]

Тамашалар алдыннан театр музеенда «Идегәй» дастанына һәм эпосның реконструкцияләнгән тексты авторы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә оештырылган.[4][5]

Төп каһарманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идегәй
  • Туктамыш хан
  • Шаһ Тимер
  • Котлыкыя
  • Яникә
  • Субра
  • Җантимер би
  • Аңгысын
  • Чапкын
  • Бодайби
  • Кадыйрбирде
  • Киң Җанбай
  • Морза
  • Таңгысын
  • Дөрмән би
  • Чакмагыш би
  • Чичән
  • Идегәйнең әнисе

Кыскача эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.[1]

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спектакль белгечләрдә, аерым алганда, тарихчыларда һәм әдәбиятчыларда зур сораулар тудырган. [6][7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]