Фәрһад Бәхтияри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрһад Бәхтияри latin yazuında])
Фәрһад Бәхтияри
Туган 15 октябрь 1997(1997-10-15) (26 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Мәскәү
Ватандашлыгы Татарстан
 Россия
Әлма-матер Казан музыка көллияте һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, музыка белгече, пианист, журналист, хор җырчысы

 Фәрһад Бәхтияри Викиҗыентыкта

Фәрһад Бәхтияри (Фәрһад Фәрит улы Бәхтияри, рус. Фархад Фаритович Бахтияри; 15.10.1997; Казан, Татарстан) — композитор, музыка белгече, пианист, хор җырчысы,[1] Россия Композиторлар берлеге әгъзасы (2023),[2] журналист,[3] татар телле Викимедиа проектлары катнашучысы, Татар Википедиясе кулланучысы һәм экс-идарәчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрһад Бәхтияри 1997 елда Казанда татар гаиләсендә туган. Балачактан ук татар музыкасын бик яратып тыңлый. Беренче әсәрләренең берсе булып Рина Зарипова текстына язылган «Болында» (2006) җыры тора. «Фортепиано» һәм «хор» белгечлекләре буенча Казанда музыка мәктәбен тәмамлый.[1]

2013 елда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «музыка теориясе» бүлегенә укырга керә. Көллияттә укыган елларында композиция дәресләрен Эльмир Низамовтан ала, композитор Светлана Зорюкова белән даими киңәшләшә. Н. В. Корчагина классында язылган диплом эшендә Е. И. Подгайцның хор әсәрләрен өйрәнә, аерым алганда, «Күрәзәче рух» (Вещая душа) концертын өйрәнә, бу шул чор әсәрләренә тәэсир итә: 2015—2016 елларда 5 a capella хорлары языла.

2016 елда Казан музыка көллиятен кызыл дипломга тәмамлый һәм Мәскәү консерваториясенең тарих-теория факультетына укырга керә. Төрле елларда С. В. Голубков, В. Г. Тарнопольский, Ю. С. Каспаров һәм О. Е. Бочихина сыйныфларында композиция өйрәнә. 2022 елда Мәскәү консерваториясенең фәнни-композиторлык факультетын М. И. Каратыгина классы буенча тәмамлый.[1]

2017—2018 елларда РФ инженер гаскәрләренең Хәрби хорында хезмәт үтә, ул хәрби-патриотик композицияләрне генә түгел, ә П. Г. Чесноков, С. В. Рахманинов, А. Д. Кастальский, Д. С. Бортнянский, А. И. Киселев, Ф. Лист һ. б. композиторларның музыка әсәрләрен дә башкара. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, дөнья музыкаль мәдәниятләре белән мавыга. Шулай итеп, фарсы, монгол музыкаль традицияләре йогынтысы астында язылган әсәрләр барлыкка килә, мәсәлән, Ğibadätxanädä, Ozın һәм башкалар.[1]

2022 елда Мәскәү консерваториясе аспирантурасына М. И. Каратыгина һәм Ю. С. Каспаров сыйныфларына укырга керә. Иҗади һәм фәнни кызыксынулар үзәгендә татарларның һәм башкортларның вокаль һәм вокаль-инструменталь традицияләре һәм аларны заманча музыка шартларында тормышка ашыру тора.[1]

Фәрһад Бәхтияри музыкасы берничә тапкыр Мәскәү консерваториясенең Кече, Рахманинов, Мясковский заллары, Петербург капелласының Кече залында, Алтай Республикасы Милли театры сәхнәсендә, Мәскәү космонавтика музеенда, Казан музыка көллиятенең зур һәм камера залларында һ. б. залларда яңгырый.[1]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәү әнисе Рина Зарипова — «Татарстан яшьләре» газетасының 1973—2002 елларда хатлар бүлеген җитәкләгән журналист, укытучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесенең лауреаты (2001).[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]