Артур Шәйдуллин
Артур Шәйдуллин | |
Туганда бирелгән исеме: |
Шәйдуллин Артур Ралиф улы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2012 — х. в. |
Театр: | |
Бүләк һәм премияләр: |
"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе |
Артур Шәйдуллин, Шәйдуллин Артур Ралиф улы (1991 елның 21 августы, СССР, РСФСР, Татарстан, Казан) — актер осталыгы һәм пластика буенча педагог, режиссер, сценарист, драма актеры, Әтнә драма театры (2012-2013), Камал театры артисты (2013 елдан).[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1991 елның 21 августында[2] Татарстанның Казан шәһәрендә туа. 1998 елда Казан шәһәренең 16нчы санлы гимназияга укырга керә. Беренче сыйныфта укыганда ук театр түгәрәгенә йөри башлый,[3] җитәкчесе Роза апа Ибәтова була. Ул Артурны иҗат юлына бастыра, аңа тел байлыгын үстерүгә этәргеч була. Үзе Артур Камал театрында булган премьераларны карап үсә, төрле чараларда катнаша, ә театр тиздән аның хоббисына әверелә.[4]
11нче сыйныфка җиткәч, ул аңа алкышлар ошавын, үзенең мин сәхнәдә булырга теләвен, тамашачы өчен уйныйсым килүен аңлап ала. Мәктәпне тәмамлагач, аның каршында уку йорты сайлау мәсәләсе баса. Күп уйланулардан соң, ул барыбер театр юнәлешен сайлый һәм Казан театр укуханәсенең драма һәм кино актеры факультетына укырга керә.[3] Остазлары бик яхшы була. Актёрлык осталыгы буенча Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев укытса, шигърият, әдәбият буенча Хәлим абый Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗанов белем биргәннәр.
Артур укуханәне 2012 елда тәмамлый һәм аларны курсы белән Әтнә театрына җибәрәләр. 2013 елда исә ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.
Артур укыганда ук биюгә омтыла, хәзерге вакытта пластик биюләр белән мавыга. 2016 елда Салават Юзеев төшергән «Киллер» дигән кыска метражлы фильмда төшә.[4]
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2012 елдан алып 2013 елга кадәр Әтнә театрында эшләп ала. 2013 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла.[1] Әмма театрдагы эшчәнлеген инде укуханәдә укыганда ук башлый. Әлбәттә, үзенең эшчәнлеген күмәк күренешләрендә катнашу белән башлап җибәрә. Төрле жанрларда уйнарга ярата.[5]
Хәзерге тамашачыга күбрәк Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" дагы тискәре Замир Дәүлие, Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектаклендәге Сәйдәш һәм “Кәҗә, сарык һ.б.”дагы Бүре образлары буенча таныш.[1]
"Минемчә, актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә, Рудольф Нуриевны уйнарга телим, яки берәр аждаһаны", - Артур Шайдуллин.[5]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Репертуарында 25кә якын роле бар.
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Фәрихә;
- «Сәфәр» Альберт Шакиров — Айдар;
- «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Чача;
- «Исәнмесез!?..» Мансур Гыйләҗев — Күрше авыл кешеләре;
- «Таңбатыр» Мансур Гыйләҗев — Сукыр;
- «Көтәм сине…» Илгиз Зәйниев — Кәрим;
- «Тормышмы бу?..» Гаяз Исхаки;
- «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт — Замир Дәүлие;
- «Минем исемем кызыл» Орхан Памук — Кызыллар;
- «Томан (Сишәмбе көн кич белән...)» Гүзәл Сәгыйтова — Хәзрәт;
- «Дәрсе гыйбрәттер театр...» Рүзәл Мөхәммәтшин — Габдулла Тукай;
- «Ак калфагым төшердем кулдан..» Илдар Юзеев - Төркиядә яшәүче татарлар триосы җырчылары;
- «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы) - Егетләр;
- «Бармы ришвәттән дәва?..» Зөлфәт Хәким — Курьер;
- «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус — Хаммат;
- «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев — Ален;
- «Кәҗә, сарык һ.б.» Илгиз Зәйниев — Бүре;
- «Галиябану (спектакль)» Мирхәйдәр Фәйзи — Гали;
- «Ричард III» Уильям Шекспир — Ричард - Йорк герцогы;
- «Банкрот» Галиәсгар Камал — Закир;
- «Малай, бүре һәм шомбай» Фәнис Җиһанша — Актүш;
- «Бию пәрие» Илгиз Зәйниев — Сәйдәш;
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Әнәс;
- «DERDMEND» Закир Рәмиев (Илгиз Зәйниев инсценировкасы);
- «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт — Шәкерт һ.б.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2021 ел - "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе.[6]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Артур Шайдуллин - ВКонтакте
- Хәерле көн, Татарстан! | Артур Шайдуллин һәм Венера Шакирова | 21.09.2018 - YouTube
- Артур Шайдуллинның ВКонтакте веб-сәхифәсендәге паблигы
- Г. Камал театры артисты Артур ШӘЙДУЛЛИН турында 14 ЧЫН һәм 3 ЯЛГАН факт!
- "Сәмрух-2017" премиясе - YouTube
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Артур Шайдуллин - актёр - биография - российские актёры театра - Кино-Театр.Ру
- "Ялкын" журналы, 23.03.2019 ел, Айсылу Хафизова
- Камал театры сайты 2022 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- Шәһри Казан журналы, 12 май 2017 // Артур Шайдуллин
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Шайдуллин Артур Ралифович - Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала
- ↑ ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН! 21 август.. | Татарский театр имени Камала (ТГАТ им.Г.Камала)
- ↑ 3,0 3,1 Артур Шайдуллин: «Я пошел по зову своего сердца», archived from the original on 2021-10-19, retrieved 2022-04-03
- ↑ 4,0 4,1 Артур Шәйдуллин: «Үземне тискәре рольдә сыныйсым килә»
- ↑ 5,0 5,1 ТЕАТР ЯЛКАУ АРТИСТНЫ ЯРАТМЫЙ
- ↑ Артур Шайдуллин Instagram'да