Асаба башкортлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асаба башкортлар latin yazuında])
(Асабалар битеннән юнәлтелде)

Башкортларнын асабалык хокукы (асаба башкортлар) ― башкортларның гадәти хокук нормаларына туры килгән жирдән файдалану һәм җир биләүенең гомуми зарури кагыйдәләре системасы.

Асаба башкортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асабалык хокукына ия булучыларны асабалар дип атаганнар. Асаба башкортлар үз җирләренең биләмәләре белән идарә итү һәм файдалану хокукларына ия булган. Башкортларнын асабалык хокукы башкорт җәмгыяте эчендә, асаба башкортлар һәм дәүләт, асаба башкортлар һәм кердәшләрнең төрле категорияләре (припущенниклар) арасында җир мөнәсәбәтләрен җайга сала. Башкорт общинасы җирнең күмәк милекчесе булып тора, шул ук вакытта һәр җәмгыятче формаль рәвештә община җирен (вотчинадагы, волостьтагы) тигез хокукта файдалана ала. Асабалык хокукларының шартлары булып ясак, башкортлар аны җиргә хокукка гарантия тип исәпләгән, һәм хәрби хезмәт тора[1].

Кайсы бер татар тарихчылары фикеренчә, асаба башкортлар - 16 йөзнең 2 нче яртысы - 19 йөз арасында Көньяк Уралның төньяк-көнбатышында яшәгән, җир биләүдә борынгы ыруглык тәртипләре хокукын саклаган халыкка карата Рус дәүләте оешмаларында кулланылган атама.

Асаба башкортларга керүчеләр, этник яктан караганда, күп компонентлы булган. Рус дәүләтенә буйсыныр алдыннан Урал төбәгендә яшәгән хант, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә асаба башкортларга кергәннәр.

Көньяк Уралның төньяк-көнбатышында асаба башкортлар этник төшенчәсе әкренләп өстенлекләргә ия булган аерым катлау атамасына әверелә. 1855 елдан типтәрләрне дә башкорт-мишәр гаскәренә ала башлагач һәм ул гаскәриләрне «яңа башкортлар» дип атауга күчкәч, «башкорт» дигән этник кавем төшенчәсе төбәктә тәмам юкка чыга дияргә була.

Чыңгызидлар составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортлар XII гасырдаXVI гасырның 1нче яртысында үзләре кергән дәүләтләр файдасына хәрби хезмәт иткәннәр. (Алтын Урда, Казан һәм Себер ханлыклары, Нугай Урдасы) һәм ясак түләгән. Башкорт биләре хан-чыңгызидларнан кабилә жирләренә идәра итүгә грамоталар алган, җирләрнең чиге тамга буенча билгеләнгән. Шулай итеп, алар Көньяк Уралдагы туган җирләренә автономияне саклап кала. Шул сәбәпле башкортларның җирләре Алтын Урданың бер генә волосте составына да кермәгән[2]. Әгәр теге яки бу сәбәпләр аркасында кеше асабалык хокукыннан мәхрүм калса, ул икенче асабалар җирләренә кердәш булып кергән.

Башкортстанның Мәскәү дәүләтенә кушылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Рус дәүләтенә кушылганнан соң, Мәскәү дәүләте башкортларның бөтен җирләрен үзләренә калдыра һәм аларга асабалык хокукын таный[2]. Патша шулай ук җирле үзидарәне сакларга, мөселман динен кысрыкламаска вәгъдә бирә («...Ислам динен тотучы башкортларны беркайчан да башка динне кабул итергә көчләмәскә сүз бирделәр һәм ант иттеләр...»). Ягъни, Башкортстан Рус дәүләтенә кушылганнан соң, башкортларның асабалык хокукы Иван IVнең грамоталары белән юридик рәвештә рәсмиләштерелә.

Вакыт узгач, ыру яки нәсел җирләренең атамалары (ягъни асаба жирләр) волость итеп үзгәртелә.

Башкортларнын асаба хокукы 1649 елгы Собор Уложениесы белән дә раслана. 43нче статья буенча башкортларга асаба жирләрен сату, алыштыру, салу, озайлы вакытка арендага бирү тыела. Шул ук вакытта улар җирләрен түләү шарты белән кыска вакытка арендага бирә алган[3].

Асаба хокукларын яклап күтәрелгән Башкорт восстаниеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия хөкүмәте башкортларның асаба җирләрендә яңа ныгытмалар, бистәләр, заводлар төзи, тимерлекләр һәм мәдрәсәләрне тыю турында указлар чыгара, корал һәм акча сугуны тыя, типтәрләрне һәм бобыльләрне җир өчен салым түләүдән азат итә, бу асаба башкортларның хокукларын боза. Асабалык хокуклары шартларын бозу башкортларның восстаниегә күтәрелүенә сәбәп була[2], аларны тынычландыру өчен патша хөкүмәте аларның асабалык хокукларын расларга мәҗбүр була. Мәсәлән, 1662-1664 еллардагы Башкорт восстаниесеннән соң 1664 елда Уфа воеводасына патша наказы, 1681-1684 елларда Башкорт восстаниесе вакытында һәм аннан соң 1682 һәм 1694 елларда хөкүмәт Указлары кабул ителә, 1735-1740 еллардагы Башкорт восстаниесе вакытында 1734 ел һәм 1739 елның 10 августында кертелгән указлар, 1755-1756 елларның башкорт восстаниесе вакытында 1755 елның 1 сентябрендәге Указ һ.б. кабул ителә.

XIX — XX гасыр башындагы асабалык хокукы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1818 елның 11 октябрендәге Указ нигезендә башкорт җирләрен сатуга тыю кертелә.

1832 елның 10 апрелендә «Башкортларның Оренбург краендагы җирләренә хокуклары турында»гы Указга кул куела, аның буенча югарыда әйтелген положение юкка чыга. Әлеге норматив-хокукый акт нигезендә башкортларның асабалык хокукы кабат раслана. Шул ук вакытта башкорт җирләрен сату һәм арендага бирүнең яңа кагыйдәләре, шулай ук асаба башкортларга ир-ат җенесенә 40-60 дисәтинә исәбеннән җир биләмәләре билгеләнә. Җир бәхәсләрен хәл иткәндә Генераль ызанлау материалларына, сату-алу турындагы документларга һ. б. таянып эш итәргә тәкъдим ителә[4].

1863 елның 14 маендагы закон белән «Башкортлар турында положение» кабул ителә, ул Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен үстерүдә яңа этап булып тора. Закон нигезендә башкорт җирләре җәмгыятьнең гомуми биләмәсе булып кала, яки җәмгыять теләге буенча аларның хужалары арасында бүленә. Моннан тыш, башкортларга хәзер күчемле һәм күчемсез милек сатып алырга рөхсәт ителә[5].

1869 елның 10 февралендә «Башкорт дачаларын асаба башкортларга һәм кердәшләргә бирү өчен ызанлау һәм жәмәгать башкорт жирләрен оброк эчтәлегенә сату һәм бирү тәртибе турында»гы Указга кул куела, бу башкорт вотчиналарын массакүләм сатуга һем асаба халыкны җирсезлендерүгә китерә. Генераль межалау буенча билгеленген асаба жирләр чикләре кагылгысызлыкта кала, калган башкорт җирләре күп җирле һәм аз җирлегә бүленә[6].

1898 елның 20 апрелендәге «Башкорт дачаларын ызанлау турында положение» башкорт асаба җирләрен асаба башкортлар һәм кердәшләр, һ.б. арасында аеруны күз алдында тота. Башкорт җирләре территориялеренең бер өлеше дәүләт запасына тапшырыла. Закон нигезендә, асаба башкортларга — җан башына 15әр дисәтинә, ә кердәшләргә 7,5әр дисәтинә бирелә. Шул ук вакытта асаба башкортларның ер биләмәләрен сатуга тыю кертелә[7].

Башкортларның асабалык хокукы Совет власте тарафыннан 1917 елнып 27 октябренде Җир турындагы декрет кабул ителгәч бетерелә.

Башкортларның асабалык хокукы тирәсендә бәхәсләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт тикшерүчесе М. В. Морзабулатов фикере буенча, башкортлардан тыш, Рус дәүләтенә буйсынган бер генә халыкның да җиргә асаба хокукы булмаган[8][9]. Ләкин, татар тарихчысы Д. М. Исхаков фикеренчә, этник планда башкортларны формалаштыруда Урал төбәгендә яшәгән хант, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә катнашкан[10][11]. Казан ханлыгы таркалганнан соң, элек «припущенниклар» (типтәрләр) хокукларында яшәгән халык та башкорт булып язылырга тырыша[10], моңа башкортларның югары социаль статусы ярдәм итә[10]. Ә XVII-XVIII гасырларда башкортлар саны Урта Идел буеннан (нигездә ясаклы татарлар, шулай ук мордвалар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар) керү хисабына арткан[10]. Нәтиҗәдә, Көньяк Урал алдының төньяк-көнбатыш өлешендә «башкортлар» терминының этник эчтәлеге акрынлап катлам сүзенә алмаштырыла[10]. Татар филологы Д. Б. Рамазанова фикеренчә, рус администрациясе «башкорт» этнонимын, аларның килеп чыгуына карамастан, барлык асабаларга карата куллана[11], ә термин үзе аның катлам мәгънәсе белән ныграк алышынган[11]. 1655 елга, Уфа губернасындагы административ реформалардан соң, Көнбатыш Урал алды буенда «башкорт» сүзенең этник мәгънәсе юкка чыга[11]. Шулай итеп, башкортларның этник берлеге күп компонентлы була, аңа башкортлар гына түгел, Идел буе татарлары, нугайлар, фин-угор халыклары да карый[11][10].

Башкорт тарихчысы Ә.З. Әсфәндияров «Татар энциклопедиясе» һәм «Әлмәт энциклопедиясе» авторларын тәнкыйтләп чыгыш ясый. Аның фикеренчә, бу чыганакларның авторлары Д. М. Исхаковның тезисларын кабатлый һәм башкортларны этнос түгел, ә катлау, дип саный һәм башкортлар сүзен куштырнаклар эченә ала. Шул ук вакытта Әсфәндияров сүзләренчә, катламнар этнослар нигезендә формалашкан, мәсәлән, татарларның үз катламнары бар — ясаклы, хезмәтчән, чемодан, Лашман, сәүдә татарлары һәм алар төрле компонентлы. Әсфәндияров билгеләп үткәнчә: «Д. М. Исхаковның «башкортлар» терминының этник эчтәлеген катлам сүзе белән алыштыруы һәм 1855 елда Башкорт-мишәр гаскәрләренә типтәрләрне керткәннән соң «башкортлар» төшенчәсенең этник мәгънәсен төгәл югалту турындагы тезислары уйдырма булып тора». Әмма халык санын алуларда типтәрләр катлам булып саналалар һәм башкортлардан аерым исәпкә алыналар. Мәсәлән, 1913 елгы халык санын алу нигезендә, башкортлар этнос буларак («халык»), ә типтәрләр (катлам буларак) исәпкә алына. Архив документлары шулай ук тарихи Башкортстандагы татарларның барлык катламнары башкорт волость җәмгыятьләренә кердәш булуын раслый. Һәм шул ук вакытта биредә бер генә тапкыр да «татар асабалары» теркәлми. Асаба башкорт термины башкортлар яшәгән барлык тарихи территорияләрдә дә бер үк кулланыла һәм аны куллану Көньяк Урал алдының төньяк-көнбатыш өлешеннән берни белән дә аерылмый. Моннан тыш, иштәк тигәндә башка халыклар башкортларны күзаллый[12].

Әсфәндияров буенча, Исхаковның «Башкортстанга килеп, кердәш хокукында йәшәгән халык, улар мөхитенә кереү өчен «башкорт дәрәжәсенә» язылырга омтыла» дигән фекере чынбарлыкка туры килми. Чөнки бу ният бик сирәк тормышка ашырыуга ирешелә. Исхаковның башкортларның XVII-XVIII гасырларда ясаклы татарлар хисабына артуы турында тезисы да берни белән дә расланмый. Д. М. Исхаков үзенең хаталы тезислары нигезендә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында XIX — XX гасыр башларында һәм аннан да иртә чорда исәпкә алынган барлык башкортларны татар этносының бер өлеше дип игълан итә. Шулай ук М. И. Әхмәтҗанов һәм Д. М. Исхаков, фактларга һәм чыганакларга каршы чыгып, башкортларның башкаларны үз җәмгыятьләренә кердәш итеп кертеүен кире кага. Шул ук вакытта Башкортстандагы татарлар катламы «икътисади (оброк) һәм социаль (асаба жирләргә кердәш итеп кертү) мөнәсәбәтләрендә башкортларга — җир хуҗаларына бәйле була» һәм болар барысы да бу авторларның тезисларына каршы килә[12].

Башкорт тарихчысы И. Г. Акманов, Исхаковның идеясен дилилле рәвештә тикшереп, алар «фәнни яктан нигезсез, сәяси яктан — реакцион», дигән нәтиҗәгә килгән[13][12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Вотчинное право башкир» // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. 2,0 2,1 2,2 Башкиры, archived from the original on 2022-06-15, retrieved 2021-04-15 
  3. Зарипова А. О вотчинном праве башкир на землю.// Ж. «Ватандаш».
  4. Указ от 10 апреля 1832 года «О правах башкирцев на принадлежащие им земли в Оренбургском крае» // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  5. «Положение о башкирах» // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  6. Указ от 10 февраля 1869 года «О размежевании башкирских дач для наделения землёю башкир вотчинников и их припущенников и о порядке продажи и отдачи в оброчное содержание общественных башкирских земель» // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  7. Закон от 20 апреля 1898 года «Положение о размежевании башкирских дач» // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  8. Мурзабулатов М. В. Западный регион Республики Башкортостан. Историко-этнографический очерк. — Уфа: Китап, 2001. — 56 с. — ISBN 5-295-02922-0.
  9. Синенко С. Г. Башкиры // Культура народов Башкортостана. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2003. — ISBN 5-85051-260-80.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 Д.М. Исхаков. Башкиры-вотчинники. © 2021. Tatarica. Татарская энциклопедия.
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 Д.Б. Рамазанова. Башкирцы. Альметьевская энциклопедия
  12. 12,0 12,1 12,2 Әнвәр Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 4—9. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  13. Ирек Акманов. История и современность. — Уфа, 2008. — С. 167—168. — 310 с. — ISBN 978-5-9613-0072-7.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]