Аллаһияр Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аллаһияр Вәлиуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аллаһияр Вәлиуллин

А.Г. Вәлиуллин (1924-1972)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин

Туу көне

5 июль 1924(1924-07-05)

Туу урыны

ТАССР Мамадыш кантоны Байлар Сабасы

Үлү көне

18 сентябрь 1972(1972-09-18) (48 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия байрагы

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

җыр, поэма, балет, опера

Хезмәттәшлек

ТАССР симфоник оркестры

Бүләкләр

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Милләт

татар

Аллаһияр Вәлиуллин, Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Аллагиар Гарифуллович (1924 елның 5 июле, ТАССР, Мамадыш кантоны, Байлар Сабасы1972 елның 18 сентябре, Казан) — композитор, ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1955). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грампластинкасы. 1962

1924 елның 5 июлендә ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крәстиян гаиләсендә туган. Ике яшьтән бабасы тәрбиясендә кала. 1939 елда Саба мәктәбенең 9 сыйныфын төгәлләп, Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Башта торба классында,соңыннан теория-композиторлык бүлегендә Ю.В. Виноградовта (1907-1983), М.А. Юдинда (1893-1948) шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елдан Кызыл гаскәр сафында. Сталинград фронтында сугышларда катнаша, контузия ала, яралана. 1944 елда сугыш инвалиды буларак, хәрби хезмәттән җибәрелә.
1944-1946 елларда яңадан Казан музыка укуханәсендә композиция буенча профессор М.А. Юдинда шөгыльләнүен дәвам итә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда, сәламәтлеге начараеп, Ташкәнткә күчәргә мәҗбүр була. Шул ук елны Ташкәнт дәүләт консерваториясенә (Б.Б. Надеждин классы) укырга керә. 1948 елда Казан дәүләт консерваториясенә (КДК) күчә һәм 1952 елда КДК ны (А.С. Леман (1915-1998) классы) тәмамлый.

1952 елдан Казанда Халык иҗаты йортында методист, Бөтенрусия хор җәмгытенең Татарстан бүлеге өлкән методисты [1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан музыка укуханәсендә укыганда татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Гомер буе җыр жанрына тугърылыклы кала. Композиторлар берлегенә әгъза итеп алырга, А. Вәлиуллинның иҗатын югары бәяүләүче Салих Сәйдәшев тәкъдим итә.

  • Симфоник әсәрләр язуга да игътибар бирә. Иң беренче язган «Бәйрәм увертюрасы», Казан консерваториясен тәмамлаганда язган диплом эше — «Дөнья сугышны җиңәр», «Спасс күтәрелеше», «Симфоник биюләр» исемле симфоник поэмалары бар.
  • 1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында А. Вәлиуллин симфонияләре уңыш казана.
  • «Спасс күтәрелеше» — композиторның иң яхшы әсәрләреннән берсе. Беренче редакциясе 1958 елда, икенче редакциясе 1964 елда иҗат ителгән. Поэмада 1861 елның апрелендә Спас өязе Бизнә авылында крәстияннар күтәрелеше турында сөйләнә.
  • «Яшьлек» симфоник поэмасы рәссам Лотфулла Фәттаховның шул исемдәге картинасы буенча язылган.
  • ТАССР симфоник оркестры репертуарына «Симфоник биюләр» кертелгән.
  • Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча опера яза (Р. Хисамов либреттосы). 2нче редакциясе 1966 елда иҗат ителә.
  • Татар академия театрының күп кенә музыкаль-драматик спектакльләренә музыка яза: «Алдар Хәсән» (С.М. Хөсни), «Маякчы кызы» (Гариф Гобәй повесте буенча Г.К. Хөсәенов куелышында) һ.б.
  • Тынлы оркестр өчен күп кенә инструменталь әсәрләр, ике кыллы квартет авторы.
  • 1971 елда Тәтеш педагогия техникумында студентлар хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Язгы җилләр» операсы (Кави Нәҗми романы буенча Р. Хисамов либреттосы, II редакциясе – 1967)
  • «Агыйдел» балеты (Байдәүләтов либреттосы, 1нче картинасы – 1955 елда)
  • Увертюра
  • «Дөнья сугышны җиңәр» симфоник поэмасы (1952)
  • Симфония (1956, 1972)
  • «Спасс күтәрелеше» симфоник поэмасы (I редакция – 1958, II редакция – 1964)
  • «Студент Ульянов» кантатасы (1963)
  • Яшьлек симфоник поэмасы (I редакция – 1964, II редакция – 1967)
  • Симфоник биюләр
  • Ике кыллы квартет
  • Кыллы квартет өчен сюита

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 «Симфоническая музыка татарских композиторов». Апрелев грампластинкалар заводы. ТАССР симфоник оркестры башкаруында «Спас күтәрелеше» симфоник поэмасы кергән (дирижер И. Шерман)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Саба балалар сәнгать мәктәбенә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исеме бирелгән [3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1985.
  2. А. Валиуллин. Наша Родина. Песни. Казань, 1972.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]