Мүнхен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мүнхен latin yazuında])
(Мюнхен битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мүнхен
Flag of Munich (striped).svg
Muenchen Kleines Stadtwappen.svg
Ил Алмания
Регион Бавария
Координатлар 48°8'13.9"N, 11°34'31.8"E
Мэр Кристиан Үде
Мәйдан 310,43 км²
Климат уртача
Халык саны 1 410 259 кеше
Телефон коды 089
почта индекслары 80331-81929
Рәсми сайт muenchen.de
Кардәш шәһәрләр Эдинбург[1], Верона[2], Бордо[3], Саппоро[4], Цинциннати[d][5], Киев[6] һәм Хараре[d][7]

Мүнхен (алман. München [ˈmʏnçən], баварча Minga — Изер суы буендагы, Алманиянең көньяк өлешендә, Бавария (Bayern) федераль җиренең башкаласы һәм Югары Бавария административ өлкәнең үзәге. 2011 елда Мүнхенда 1 410 259 кеше яшәгән, шул рәвешле ул Алманиянең халык саны буенча өченче шәһәре, Берлин белән Һамбургтан кала.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мюнхен каласы бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Алмания кабиләләренең берсе - баварлар төзегән герцоглык һәм корольлек башкаласы. 1158 елдан, герцог Генрих Арыслан заманында шәһәр рәвешендә танылган.

Мюнхен — Алманиянең борынгы мәдәният үзәге. Аның 1472 елда нигезләнгән университетында 32 меңнән артык студент укый. 1759 елда ачылган Фәннәр Академиясе бүген дә уңышлы эшләп килә. Архитектура һәйкәлләреннән Иске ратуша (1470), Патерскирхе чиркәве (1278) биналары борынгылыклары һәм матурлыклары белән хөрмәт уята.

1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Һитлер хакимияткә килгән. 1938 елда Мүнхенда Алмания, Италия, Бөекбритания һәм Франция арасында килешү төзелгән. Килешү буенча Чехословакиянең өчтән бер өлеше Алмания файдасына тартып алына.

Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мүнхен 71 тапкыр авиация һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрнең тарихи үзәге тулысы белән диярлек җимерелгән. 815 мең халыкның сугыш ахырында 480 меңе генә калган.

1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Аңа әзерлек алып барган вакытта шәһәр үзәге торгызылган, олимпия авылы һәм метрополитен төзелгән, транспорт челтәре яңартылган.

Мюнхен үзенең сыра кайнату традицияләре белән данлыклы. Шәһәрдәге алты сыра кайнату заводы Октоберфест – сыра, криндел, куырылган тавык ите һәм карусельләр бәйрәмен эчемлек белән тәэмин итә.

Мюнхен шәһәре Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге. Үзенең дөньяда билгеле университетлары, Аурупада иң зурлардан саналган китапханәгә, Макс Планк институтына һ.б. күрә Мүнхен фән үзәге булып санала.

Мюнхен фабрикалары электровоз, троллейбус, автомобиль, мотоцикл, электр, фото, оптика әйберләре, химия эшләнмәләре, тукыма, өс һәм аяк киемнәре, полиграфия машиналары, кәгазь, азык-төлек һәм башка товарлар җитештерә. Мюнхеннең сыра ярминкәләре, кәртин галереяләре ерак-еракларда дан тота. Йөзләгән гәҗит-журнал, меңләгән китап чыгара, дистәләгән спиктәкел куя, куәтле радио-телевидение үзәге рәвешендә дә таныла.[8]

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа ратуша

Шәһәрнең үзәк мәйданы – Мариенплац тирәсендә Мүнхенның иске ратушасы (алман. Altes Rathaus) һәм яңасы (алман. Neues Rathaus) урнашканнар.

Архитектура һәм мәдәни истәлекләр арасында Иске шәһәр (алман. Altstadt) аеруча кызыклы.

Фрауэнкирхе (алман. Frauenkirche) — Мүнхендагы иң биек чиркәве (99 метр), шәһәрнең символы булып тора. Ул чиркәү XV гасырда готик өслүбтә төзелгән. Биредә Людвиг IV Баварияле императорның каберлеге урнашкан.

Изге Петер чиркәве (алман. Peterskirche, Alter Peter) — Мүнхеннның иң борынгы чиркәве, ул XII гасырда төзелгән. Ул романтик өслүбтә төзелгән, ләкин XIV гасыр башында янып чыккач, аны готик рухта торгызалар.

Шәһәрнең иң ямьле чиркәве – Азамкирхе (алман. Asamkirche) 1729—1771 елларда төзелгән һәм Европа соңгы барокко шедевры булып санала.

Мюнхенда Октоберфест фестивале үткәрелә. Шәһәрдә Русия консуллыгы бар.

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азатлык радиосы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм «Идел-Урал» легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. 1953 елда АКШ тарафыннан «Азатлык» татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мүнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманча Мүнхен-мәдәни һәм музей кыйммәтләре тупланган урын гына түгел, ә эре сәнәгать һәм тикшеренү үзәге дә. 6 миллион томлык Европада иң эре Бавар дәүләт китапханәсе, плазма Физика институты, Макс Планк җәмгыяте, атом-төш фәнни-тикшеренү реакторы һәм башка күп кенә учреждениеләр.

Мүнхен ярдәмендә Европа фәнендә ныклы позицияләрне саклый. Шулай ук шәһәрдә Бавар Фәннәр академиясе һәм сәнгать академиясе, филармония, югары музыка мәктәбе, Мүнхен техник университеты, Мүнхен университеты (1472 елда Ингольштадтада нигез салынган, 1826 елдан Мюнхенда), Украин Ирекле университеты, Гизинг һәм Зендлинг обсерваторияләре урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Edinburgh.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Verona.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Bordeaux.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Sapporo.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Cincinnati.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Kiew.html
  • https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Harare.html
  • Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Федорова Э.Н., Татар теле. Хрестоматия. (Гуманитар факультетлар өчен) бит144