Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин
Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин | |
---|---|
Туган | 1817 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай |
Үлгән | 1868 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | ахун, имам-хатыйп, мәдрәсә мөдәррисе |
Ата-ана |
|
Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин (1817 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай — 1868 ел, шунда ук) — ахун, XVIII гасыр ахырында – XIX гасырда Минзәлә өязендәге иң билгеле Шыгай мәдрәсәсе мөдәррисе. Минзәлә өязендә беренче халык китапханәсен ачучы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һиҗри белән 1817 ел 10 шәгъбанда Минзәлә өязенең (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Шыгай авылында мулла гаиләсендә туган. Башта Шыгайда, соңыннан (хәзерге Әлмәт районы) Тайсуган мәдрәсәсендә укыган. Мөгаллимнәре — үз заманының укымышлы затлары Габделгаффар бине Сәгыйд әш-Шырдани, Габделхалик бине Ибраһим әл-Курсави.
1840—1868 елларда имам-хатыйп һәм Шыгай мәдрәсәсе мөдәррисе. Ахун дәрәҗәсенә ирешә. Аның турында Ризаэтдин Фәхретдин (1859—1936), Мөхәммәтсәлим Өметбаев (1841—1907), Морад Рәмзи (1855—1934) кебек галимнәрнең әсәрләрендә хәбәрләр бар.
![]() |
Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман — Минзәлә төбәгендә булган имамнарның күпчелегенә остаз Ризаэтдин Фәхретдин. «Асар»
|
![]() |
Өяздә беренче халык китапханәсе ачкан шәхес.
Өч мәртәбә хаҗда була (соңгы мәртәбә 1864 елда).
1868 елда вафат. Шыгай авылы зиратында җирләнгән. Кабер ташы сакланмаган.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәүләви Җәләлетдинның Мәрфуга исемле кызы (1831-1915) — шагыйрь, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков, 1826—1889) хатыны. Алар әледән-әле Тайсуган авылында кунакта булганнар. Гали Чокрыйның Тайсуган авылына багышланган шигырьләре бар.
Мәүләви Җәләлетдинның Гарифә исемле кызы — Бигеш авылыннан Солтанбәк Сагындык улына кияүгә чыга. Тарихчы, публицист Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков (1928) һәм җәмәгать эшлеклесе - сәясәтче Фәйзрахман Фәйзелхак улы Солтанбәков (1892—1940)[1] — шул нәселне дәвам итүчеләр.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ басмаханәсе, 2001.
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 30нчы бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 221нче бит