Кәрим Әмири

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрим Әмири latin yazuında])
Кәрим Әмири
Туган телдә исем Кәрим Хөсәен улы Әмиров
Туган 1893(1893)
Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылы
Үлгән 28 гыйнвар 1962(1962-01-28)
Казан
Милләт Татар
Һөнәре драматург, шагыйрь, журналист
Эш бирүче «Мансурия» мәдрәсәсе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кәрим Әмири (тулы исеме Кәрим Хөсәен улы Әмиров) — татар язучысы, шагыйрь һәм драматург. Әдәби псевдонимнары — 1. Кәрим Әмири; 2. Карт чаян; 3. Черки; 4. Борча; 5. Кәләй; 6. Әрәм. 7. Хәбәрче трест.[1]

Кәрим Әмири 1893 елда хәзерге Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында туа. Мәдрәсәдә укыганнан соң, ул Уфа һәм Пенза губерналарындагы авылларда балалар укыта. 1918 елда Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам иттерә, бер үк вакытта матбугат органнарында (“Эш”, “Кызыл Армия”, “Татарстан” газеталарында) корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли.

Кәрим Әмири әдәбият мәйданында 1913 елдан күренә башлый. Беренче шигыре шул елларда Ырынбурда чыгып килүче «Шура» журналында басыла. 1919 елда аерым китабы дөнья күрә. Шул еллардан башлап Кәрим Әмиринең шигырьләре, поэмалары, хикәяләре һәм драма әсәрләре басыла башлый.

Октябрь революциясеннән сон, гражданнар сугышы һәм НЭП чорларында, аеруча актив эшли: газеталарда һәм журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары («Даһи» (1918), «Ике дус» (1919), «Идел буенда». (1919), «Шәрык сәхрәсе» (1920), «Сулган чәчәк» (1921), «Ачлык көннәрендә»» (1921), «Бабай» (1922) һ. б.) басылып чыга.

Яшь драматург Кәрим Әмиринең болгар-татар шагыйре Кол ГалинеңКыйссаи Йосыф” әсәренең сюжетына нигезләнеп язылган “Йосыф белән Зөләйха” трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә уйнала һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнә. Үз чорының тискәре күренешләрен фаш иткән “Печән базары” (1925), “Казан кызы” (1925) һәм 1905 елдагы революцион көрәшне сүрәтләгән “Пайтәхет җәлладлары” (1925) пьессалары да 1925-1928 елларда театр сәхнәләрендә күп тапкырлар куела. Кәрим Әмиринең тагын “Таң вакыты” һәм авылларда күмәкләшү елларын тасвирлаган “Зәңгәр күл” исемле пьесалары бар.

Шул ук егерменче, еллар ахырында әдип гражданнар сугышы чорында Уралда беренче коммуналар төзү, ак бандаларга каршы көрәш вакыйгалары тырткан «Урал баласы» (1929) исемле повестен һәм балалар өчен «Завод мәктәбендә», «Фабрик баласы», «Югалган малай» кебек хикәяләрен иҗат итә.

19291932 елларда Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгып килгән газеталарда хезмәт итә.

Утызынчы еллардан башлап әдип, нигездә, балалар өчен яза. Аның «Музыкант» исемле озын хикәясе һәм «Ак кәҗә» исемле әкият-поэмасы аерым китап булып басылып чыга. Бөек Ватан сугышы вакытында «Көрәш җырлары» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Кәрим Әмири 1962 елның 28 гыйнварында Казанда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәхмүт Һади ПСЕВДОНИМНАР ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ