Аскын (авыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аскын (авыл) latin yazuında])
(Аскын битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аскын
Аскын (авыл) (Русия)
Аскын
Аскын (авыл) (Башкортостан)
Аскын
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Аскын районы
Координатлар 56°05′13″ т. к. 56°34′45″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән 1783
Беренче телгә алу 1783
Халык саны 6918 кеше
Милли состав татарлар, башкортлар, урыслар
Сәгать кушагы UTC+5,
Телефон коды 34771
Почта индексы 452880

Аскын — авыл, Башкортстанның Аскын районы (1930-32 еллар, 1935-63 еллар һәм 1965 елдан алып) һәм Аскын авыл советы үзәге. Уфадан Төньяк-көнчыгышка 213 км һәм Көязе тимер юл станциясеннән (Пирем крае) Көньяк-көнчыгышка таба 110 км еракта Борма, Аскын елгалары (Төй елгасы бассейны) буенда, Яугилде – Щучье Озеро (Пирем крае), Иске Балтач – Аскын автомобиль юлларында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,2; 1920 — 2,9; 1939 — 3,7; 1959 — 4,2; 1989 — 5,6; 2002 — 6,9; 2010 — 6,9. Милли состав буенча рәсми рәвештә татарлар, башкортлар, урыслар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Аскын урта мәктәбе №2), балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе, мәдәният йорты (5 үзешчән сәнгать халык коллективы, үзешчән “Бүләк” башкорт халык театры, “Бөркетләр” ир егетләр халык вокаль ансамбле), үзәк һәм балалар район китапханәләре, музей, спорт клубы, мәчет, Николай чиркәве (1920 нче еллар, архитектура истәлеге) бар.

Себер даругасы Уфа-Танып вулысы асаба башкортларының җирләрендә килешү буенча Пирем губернасының урыс крәстияннәре нигез сала, 1783 елдан билгеле. 1798 елда ш. ук шартларда биредә дәүләт крәстияннәре килеп урнаша. 1795 елда 104 йортта 628 кеше исәпләнгән, 1865 елда 345 йортта — 1881 кеше. Игенчелек, терлекчелек, олаучылык, тимерчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Аскын вулыс идарәсе урнашкан булган; рәсми урыс чиркәве (1820 елда төзелгән), староверлар чиркәве, 2 училище, почта станциясе, май заводы, 3 су тегермәне, 25 сәүдә кибете булган; ярминкәләр үткәрелгән. 1906 елда 2 сыйныфлы министрлык училищесы, һөнәрчелек һәм кызлар мәктәбе, 3 тегермән, зимства хастаханәсе, почта телеграф бүлекчәсе; бакалея, галантерея, аракы, 2 сыра, 11 мануфактура кибетләре; икмәк склады теркәлгән; авылда вулыс идарәсе урнашкан.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010
6918

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]