Аюлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аюлар
TE-Collage Ursus.png
Соры яки көрән аю, Америка кара аюсы, Ак аю, Азия кара аюсы
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Ursus (Linnaeus, 1758)

Синонимнар
Геохронология
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   180541
NCBI   9639
EOL   14349
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Аюлар (лат. Ursus) — ерткычлар отрядына керүче имезүчеләр ыругы.

Палеонтологик мәгълүматларга күрә, аюлар ыругы 5—6 миллион ел элек барлыкка килде. Беренче вәкиле дип Франция территориясендә табылган сөякләре нигезендә чагыштырмача кечкенә Ursus minimus аюсы санала. Хәзер яши бирүче дүрт төре дә, берничә юкка чыкканнары да (мәсәлән мәгарә аюсы Ursus spelaeus) — 2-1 миллион ел элек яшәгән этруск аюсы  (Ursus etruscus) торуннары.

Иң яш төре — якынча 200 000 ел элек көрән аюлардан аерылып чыккан ак аю булып тора.

Гомуми тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыгы: 1,3—2 м (ак түшле аю), 1,5—1,8 м (кара аю), 1,2—3 м (төрле соры (көрән) аюлары астөрләре), 1,6—3 м (ак аю). Ак аюның авырлыгы 800 кг-га, соры аюның кадьяк астөренең — 750 кг кадәргә җитә. Хромосомаларның диплоид саны 74.[1]

Таралулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Америка, Аурупаның төньягы һәм Азия.

Систематика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге көндә ыругка 4 төр һәм берничә дистә астөр керә - элегрәк кайбер галимнәр аларны да аерым төр дип санаганнар иде (78 төргә кадәр).[1]

  • Соры аю (Ursus arctos)
    • Аурупа соры аюсы (Ursus arctos arctos)
    • Кавказарты көрән аюсы (Ursus arctos syriacus)[2]
    • Гризли (Ursus arctos horribilis) *
    • Кадьяк (Ursus arctos middendorffi) *
    • Апенниннар көрән аюсы (Ursus arctos marsicanus)
    • Тянь-Шань көрән аюсы (Ursus arctos isabellinus)[2]
    • Тибет көрән аюсы (Ursus arctos pruinosus)[2]
    • Япон көрән аюсы (Ursus arctos yesoensis)
    • Кермод көрән аюсы (Ursus arctos cermoudisus)
    • Гоби көрән аюсы (Ursus arctos gobiensis)
    • Берман көрән аюсы (Ursus arctos piscator)
    • Атлас аюсы (Ursus arctos crowtheri)
    • Калифорния көрән аюсы (Ursus arctos californicus)
    • Мексикан көрән аюсы (Ursus arctos nelsoni)
  • Барибал (Ursus americanus)
    • Ursus americanus altifrontalis
    • Ursus americanus amblyceps
    • Ursus americanus americanus
    • Ursus americanus californiensis
    • Ursus americanus carlottae
    • Ursus americanus cinnamomum
    • Бозлык аюсы (Ursus americanus emmonsii)[2]
    • Ursus americanus eremicus
    • Ursus americanus floridanus
    • Ursus americanus hamiltoni
    • Ursus americanus kermodei
    • Ursus americanus luteolus
    • Ursus americanus machetes
    • Ursus americanus perniger
    • Ursus americanus pugnax
    • Ursus americanus vancouveri
  • Ак аю (Ursus maritimus)
    • Гигант ак аюсы Ursus maritimus tyrannus
  • Ак түшле аю (Ursus thibetanus), Selenarctos tibetanus, яки гималай аюсы
    • Ursus thibetanus formosanus
    • Белуджистан ак түшле аюсы (Ursus thibetanus gedrosianus)[2]
    • Ursus thibetanus japonica
    • Ursus thibetanus laniger
    • Ursus thibetanus mupinensis
    • Ursus thibetanus thibetanus
    • Уссури ак түшле аюсы (Ursus thibetanus ussuricus)[2]
  • Этруск аюсы (Ursus etruscus)
  • Мәгәрә аюсы (Ursus spelaeus)
  • Кече мәгарә аюсы (Ursus rossicus)
  • Ursus minimus

Барибал, көрән һәм ак аюлары арасындагы җенси якынлыктан гибридлар туа.

* — элек гризли соры аюның астөре түгел, аерым төр дип белдерелгән иде. Әлегә гризли статусы (аерым төрме, астөрме) бәхәсле кала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 С. 119: Соколов В. Е. Систематика млекопитающих. Том 3. Отряды — китообразные, хищные, ластоногие, трубкозубые, хоботные, даманы, сирены, парнокопытные, мозоленогие, непарнокопытные. М., 1979.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Соколов В. Е. Редкие и исчезающие животные. Млекопитающие. — М.: Высшая школа, 1986. — С. 280. — 100 000 экз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]