Фәрвәз Мөхәммәтшин
Фәрвәз Мөхәммәтшин | |
---|---|
Туган | 28 март 1949 Исәкәй |
Үлгән | 21 июль 2017 (68 яшь) |
Яшәгән урын | Башкортстан |
Мөхәммәтшин Фәрвәз Баязит улы(1949 ел, 28 март — 2017 ел, 21 июль) — Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995). Башкорт дәүләт филармониясе артисты[1].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәрвәз Баязит улы 1949 елның 28 мартында БАССР Макар районы (хәзер Башкортстан Ишембай районы) Исәкәй авылында туа. 1971 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. 1972 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Башта хор капелласы артисты була. Башкорт академия капелласында бас-профундо партиясен башкара. 1982 елдан эстрада коллективында чыгыш ясый башлый. 1999 елда Башкорт дәүләт филармониясенең баш администраторы һәм 2008 елдан хор капелласы директоры. 2002 елда Р.Гайзуллин җитәкчелегендә халык инструментлары оркестр әгъзасы.
1990-1999 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең «Кызык белән Мәзәк» эстрада төркеме составында чыгыш ясый. Төп роль булган Мәзәк ролен башкарып, халыкның мәхәббәтен яулый. Бу коллективта эшләгән чорда бик күп якты һәм онытылмаслык сатирик образлар тудыра. Яхшыдәүләтовның «Серле авырулар» юмористик скетчында — табиб, Итбаевның «Кич утыру»да — әби, Илембәтовның «Кашпировский буенча» интермедиясендә халык дәвалаучысы булып таныла.
Фәрвәз Баязит улы төрле яшьтәге тамашачылар өчен кызыклы концерт-әңгәмәләр оештыра белде. Яшь буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. 2006 елда Казанда Беренче Бөтенрусия оркестрлар һәм милли музыка кораллары ансамбльләре конкурсында ул җитәкләгән коллектив беренче урын яулый.[2]
Башкортстан телевидениясендә милли юмористик жанрга нигез салучыларның берсе[1].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995 ел);
- Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары (2002, 2013 еллар);
- БАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары (1975, 1986 еллар).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ишимбайская энциклопедия. Уфа. Башкирская энциклопедия. 2015. К.:3000 экз. С. 655.