Тәнзилә Хисамова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәнзилә Хисамова latin yazuında])
Тәнзилә Хисамова
Туган 4 апрель 1945(1945-04-04) (79 яшь)
Хазиново[d], Сайрановский сельсовет[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Хисамова Тәнзилә Динислам кызы (4 апрель 1945 ел) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты. Россия Федерациясенең атказанган (2021) һәм Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәнзилә Динислам кызы Хисамова 1945 елның 4 апрелендә Башкорт АССРы Макар (хәзерге Ишембай) районының Хаҗы авылында туган[1]. Хисамовлар гаиләсе сугыштан соңгы күп гаиләләр кебек бик авырлык белән көн итә. Кече яшьтән Тәнзилә йорт эшләрендә катнаша. Соңрак гаилә әниләренең туганнары янына Байгуҗа авылына, бераздан Ишембайга күченә[2]. Тәнзилә Ишембайдагы 3-нче мәктәптә ( хәзерге Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге 2-нче Башкорт гимназия-интернаты) укый. Спорт белән шөгыльләнә, баскетбол уйнарга ярата. Сәрвәр Сайранова алып барган драма түгәрәгенә йөри башлый[3]. Тәнзилә Хисамова өчен бу тәүге иҗат баскычы була, гади авыл кызына өмет- ышаныч уяткан өчен түгәрәк җитәкчесен актриса гомер буе рәхмәт сүзләре белән искә ала. Мәктәпне Габдрахман Габит улы Хисмәтуллин җитәкләгән дәвергә, мәктәптә тормыш кайнап торган чорга туры килә аның уку еллары. Бу елларда Тәнзилә чын театрны күрә. Ишембайда Башкорт дәүләт драма театры артистлары «Кара чәчкәләр» спектаклен куя. Кыз Ишмулла Дилмөхәммәтов, Гөлчәчәк Кәримова, Дарига Фәйзуллина кебек артистларның уйнавына соклана.Спектакльдән соң Тәнзилә Хисамова актрисса булырга карар итә һәм Уфа сәнгать училищесына бару турында уйлый башлый Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа дәүләт сәнгать училищесының театр бүлегенә укырга керә, Илшат Йомагулов курсында укый башлый. Илшат Йомагулов, Зәйтүнә Бикбулатова, Тамара Ходайбирдина булачак артистларга сәхнәдә үз-үзләрен тоту, хәрәкәт итү, бию, дөрес сөйләү серләрен төшендерә. Аның курсташлары арасында Фидан Гафаров та була, соңрак театрда аларга бер сәхнәдә бихисап рольләр башкарырга туры килә. 1966 елда Тәнзилә Хисамова Уфа сәнгать училищесын уңышлы тәмамлый. 1966-1980 елларда һәм 1990 елдан алып Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академиягә драма театрында эшли. Амплуасы — авыр язмышлы драматик хатын-кыз. Шигырьләр яза. Театрга ул бөтен гомерен багышлый, тик 1990 - елларда гына бераз кызына ярдәм итәр өчен Владивостокта яшәп ала . Театрда Тәнзилә үзен бик булдыклы, эшлекле, уңган артистка итеп таныта. Артистка бик тиз шуны аңлый - дөньядан, тамашачы таләләреннән артта калмас өчен үз - үзе өстендә даими эшләргә кирәк. Аның аңлавынча уңыш ул - табигатьтән бирелгән сәләтне туктаусыз үстерү. Театрдагы тәүге елларда аңа режиссер Шәүрә Муса кызы Мортазина бик нык ярдәм итә. Театрның ул чактагы баш режиссеры Вәлиәхмәт Галимов та булачак театр йолдызына нык игътибар бирә.. Тәүге рольләреннән башлап, Тәнзилә ханым образлар өстендә бик җентекләп эшли, аларның эчке кичерешләрен аңлап, алар белән булган драманы ачарга тырыша. Андрея Макаенок пьесасы буенча куелган «Трибунал» спектаклендә Надя роле аның иж беренче әһәмиятле рольләреннән була, ул тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләрдән бик яхшы бәя ала. Үзенең иң яраткан роле дип актриса Илшат Йомагуловның «Нәркәс» трагедиясендәге Зөмрәт ролен атый. Театрда эшләгән дәвердә Тәнзилә Хисамова йөздән артык роль башкарган. Алар арасында Н. Лесковның «Тупейный художник» хикәясе буенча Александр Ульянинскийның «Крепостнойлар» спектаклендә Люба, Кадир Даянның «Таңчулпан» драмасында Таңчулпан, Әнгам Атнабаевның «Шоңкар»ында Сәлимә һәм башка бик күп рольләр бар. Тормыш тәҗрибәсе туплагач, актриса җиңел булмаган язмышлы хатын - кызлар образын тудыра, алар гади булмаган социаль һәм әхлакый конфликт уртасында кала: Сәгадәт («Ялчы улы» Әскать Мирзаһитов), Венера («Ак сирень» Нәҗип Асанбаев), Фәрхиназ («Допрос» Хәкимҗан Зарипов) һәм башкалар. Соңрак актрисса репертуарына яңа юнәлештәге рольләр өстәлә - Хәбибулла Ибраһимов, Наил Гаетбаев, Флорид Буляков һәм башка драматурглар әсәрләрен сәхнәләштергәндә кискенхарактерлы һәм комедияләрдәге рольләр дә бирә башлыйлар. Тәнзилә Хисамованың соңгы еллардагы уңышлы хезмәте дип Хәлисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» мелодрамасында Ана образы, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» драмасында ыру аналарының берсе, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган драмада Гыйльми, Чыңгыз Айтматовның «Ак көймә» повесте буенча куеган спектакльдә Әби. Актрисса беркайчан да төп рольләрне сорамый, тик икенче пландагы рольләрне дә югары профессиональ башкарып, төп роль дәрәҗәсенә күтәрә. Тәнзилә Хисамова кинофильмнарда да берничә роль уйный. 2000 һәм 2001 елларда «Башкортстан» дәүләт радио һәм телекомпаниясенең «Медаль» һәм «Ай кызы» фильмнарында уйнады. «Медаль» фильмындагы тормышчан, күңелгә үтеп керерлек итеп башкарылган сугыш ветераны хатыны роле тамашачыларның мәхәббәтен яулаган. Соңгы елларда ул шигырьләр яза, шигырьләр аша ул үз уй-хисләрен ачып бирә . «Шоңкар» журналының ике номерында аның бер бәйләм моңлы шигырьләре дөнья күрде. 2021 елның апрелендә сәхнә остасына «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде[4].

Спектакльләрдә башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәлимә («Әбиләргә ни җитми» — «Выходили бабки замуж», Флорид Бүләков)
  • Нәркәс («Нәркәс» трагедиясе, Йомаголов Илшат Хәлил улы)
  • Люба («Өлешсезләр» — «Крепостные», А. В. Булянский Н. С. Лесковның «Исәрләнгән рәссам» хикәясе буенча)
  • Таңчулпан (Кадир Даянның шул ук исемле драмасы)
  • Сәлимә («Шоңкар» — «Шункар», Әнгам Азнабаев)
  • Сәгадәт («Солдат улы» — «Сын солдата», А. М. Мирзаһитов; дебют, 1966)
  • Венера («Ак сиреньнәр» — «Белая сирень», Нәҗиб Асанбаев)
  • Фәрхиназ («Җавап көне» — «Допрос», Х. С. Зарипов)
  • Надя («Трибунал», Макаенок Андрей Егорович
  • Сәмига («Җизнәкәй» — «Зятек», Ибраһимов Хәбибулла Кәлимулла улы)
  • Балбикә («Аты барның — дәрте бар» — «Любви все возрасты покорны», Наил Гаетбай)
  • Сәрби («Башмагым»).

Фильмнарда башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медаль»( 2000) «Ай кызы» («Дочь Луны», 2001, 2002; ГТРК «Башкортстан (кинокомпаниясе»)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1994)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://tt.wikipedia.org/wiki/Башҡортостан_Республикаһы(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хисамова Тәнзилә Динислам кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелеү көнө: 8 апрель 2021)
  • Труппа: Хисамова Тәнзилә Динислам ҡыҙы. Мәжит Гафури исемендәге Башҡорт академия драма театры. 18 декабрь 2013 тикшерелгән.