Әминә Шәфыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Шәфыйкова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әминә Шәфыйкова
Шафикова, Амина Ивниевна.jpg
Туган 24 март 1974(1974-03-24) (47 яшь)
Ыргызлы, Бөрҗән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Средний специальный музыкальный колледж[d] һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре музыкачы, пианист
Эш бирүче Уфа дәүләт сәнгать институты

Commons-logo.svg Әминә Шәфыйкова Викиҗыентыкта

Шәфыйкова Әминә Ивний кызы[1] (24 март 1974 ел) — башкорт дәүләт эшлеклесе, уенчы-пианист. 2012 елның ноябреннән Башкортстан Республикасының мәдәният министры[2]. Башкортстанның атказанган артисты (2002). Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әминә Ивний кызы Шәфыйкова 1974 елның 24 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Урта махсус музыка мәктәбен һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Н. Г. Хәмидуллина классы) тәмамлый.

1997-1999 елларда Татарстанга килә. Казан дәүләт консерваториясендә (хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия)) ассистентура-стажировка үтә[3].

2004 елның сентябреннән 2008 елның октябренә кадәр — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының мәдәният, спорт,киң мәгълүмат чаралары, милли һәм яшьләр сәясәте бүлегенең баш консультанты.

2008-2010 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең өстәмә белем бирү буенча проректоры.

2010 — 2012 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясе ректоры.

2012 елның 5 октябреннән — Башкортстан республикасының мәдәният министры.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Эшендәге казанышлары, актив җәмәгать эшмәкәрлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» — Русия Федерациясе Президентының рәхмәте[4]
  • Шәехзада Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2005)
  • «Пианелло валь тидон» халыкара конкурсы дипломанты (Италия, 2004)
  • «Өмет. Талантлар. Осталар» халыкара конкурсының 2-се премиясе лауреаты (Добрич, Болгария, 2003)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002)
  • «Музыкаль де франс» халыкара конкурсының 2-нче премиясе лауреаты (Париж, 1996)
  • Нариман Сабитов исемендәге I конкурсның 2-нче премиясе лауреаты (Уфа, 1995)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]