Адав-Толымбай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адав-Толымбай latin yazuında])
Адав-Толымбай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 54°56'37"тн, 48°20'34"кнч
Нигезләнгән 1655
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 833 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 4374
Почта индексы 422404
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Адав-Тулумбаево

Адав-Толымбай (рус. Адав-Тулумбаево, чуаш. Атав-Тӑлӑмпай) — Татарстан Республикасының Буа районындагы авыл. Адав-Толымбай авылы район үзәге Буа шәһәреннән 3 чакрымда, Тәтеш пристаненнан 43 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 833 тирәсендә. Почта индексы — 422404.

Авыл тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы тарихи чыганакларда искә алына.

Сембер губернасы авылларын исәпкә алган белешмәдә (1859 ел) Иркүл буена утырган авылдагы 42 йортта 200 ир-ат һәм 202 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә.

Авылның оешуы хакында халыкта ике төрле легенда-риваять яши.

Ике кеше (ни өчендер туган якларыннан сөрелгәннәр һәм кире кайтырга ярамаган) — берсе Толымбай, икенчесе Илбай, яшәргә урын эзләп, Зөя суы буена килеп утыралар. Якындагы урманда агач әзерләп, өй салалар, балык тотып, урманнан җәнлек аулап, көн күрәләр.

Бервакыт ауга чыккач, алар бер бай кешене очраталар, танышып китәләр һәм аның ярдәме белән хәзерге Толымбай авылы урнашкан күл буена килеп төпләнәләр. Бу бай аларга йорт салырга, гаилә корып җибәрергә булыша һәм егетләрне күршедәге Черкен авылы кызларына өйләндерә.

Легенда-риваятьнең икенче вариантына караганда, әлеге кешеләрнең берсе — Адав исемле чуаш, ә икенчесе Толымбай исемле татар була. (Авылда татарлар һәм чуашлар яши.) Ләкин язларын Зөя елгасы ярларыннан ташып, өйләренә су кереп газаплаганга, алар Кондыз күле дип аталган күл буена килеп урнашалар. (Зөя буендагы калдырып киткән урынны халык Атау йорты дип йөртә.) Менә шушы урыннан авыл башланып киткән, дип сөйлиләр.

Элек авылны Сөүш (Сүеш —село Сюеш) дип йөрткәннәр, чөнки авыл янында тагын Сөүш-Сүеш дип исемләнгән торак пункт та булган. Шуннан соң янә бер Яңа Сөүш-Сүеш исемле авыл барлыкка килә. Өч авыл вакытлар узу белән бергә кушылып, Адав-Толымбай дип йөртелә башлый.

1859 елда авылда мәчет салынган. 1884 елда мәчет каршында мәктәп эшли башлый.

1905 елда патша ирек турында манифест игълан иткәннән соң, элек христиан дине кабул иткән чуашларның байтагы яңадан ислам диненә кайта. Нәтиҗәдә авылда икенче мәчет барлыкка килә. Чуашларның калганнары да исламга күчмәсеннәр дип курыккан хакимият авылга рус гаиләләрен күчереп утырта. Авылда чиркәү салына һәм, ул тиз арада эшен башлап җибәрә. Шулай итеп, бүгенге Адав-Толымбай авылы XX йөз башына өч милләтле авылга әйләнә.

Совет хакимияте елларында мәчет һәм чиркәү җимертелә. Олылар телендә Мәчет урамы атамасы гына сакланып кала. 1990 елларда мәчет элеккеге урыныннан ерак түгел яңадан төзелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда хәзер 400 гә якын йорт исәпләнә.

Югарыда әйтелгәнчә, авылда татарлар һәм чуашлар көн күрә. Халык авылны икегә бүлеп, Татар башы, Чуаш башы дип йөртә. Татар башында да, Чуаш башында да урамнар исеме уртак: Күл буе урамы, Урта урам, Кырый урам дигән урамнар бар.

Татар башында бер урамны Каенсар урамы дип йөртәләр. Каенсар дигән урын да бар. Анда җәй көнендә дә җир кипми, ямь-яшел үлән үсеп утыра. Үлән утлап йөргән хайван артыннан керсәң, аягыңны чылатып чыгасың. Олылар сөйләвенә караганда, монда каен агачлары үскән һәм кечкенә генә утраучыклары белән күл суы җәелеп яткан. Вакытлар узу белән, авыл зурайган, кешеләр агачларны кискәннәр, күлне күмгәннәр, йортлар салып, урам ясаганнар. Хәзер бу урынның бик аз гына мәйданы сакланып калган, ә исеме үзгәрмәгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1859 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
276 402 1022 1417 1456 1235 1523 1523 1517 1373 1525 931 903 833

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар — 78%.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гомәр Толымбай (Шаһиәхмәтов Габделхак Җәләлетдин улы, 1900—1938) — язучы һәм әдәбият галиме.
  • Равил Рахмани (Кукушкин Равил Фәйзерахман улы, 1949) — шагыйрь, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты.
  • Раил Садриев (1966) — Буа театры директоры.
  • Александра Николаева (1924-2015), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
  • Рафаэль Латыйпов (1956) — җырчы, Татарстанның атказанган артисты.
  • галим, педагог, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, шагыйрь – хикәяче Ш. Әхмәдулла.
  • икътисад фәннәре кандидаты МГУ доценты, Татарстан спорт мастеры Р. Р. Рәхимов.
  • академик, космик эшләр белгече – Эдуард Алексей улы Сәгъдиев.
  • халык укытучысы Җәләлетдин Сираҗетдин улы Шәмиев.
  • Җырчы – артистлар – Сәлим Мифтахов, Рәмзия Таҗетдиновалар.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адав-Толымбай — бай табигатьле авыл. Аның бер ягында нарат урманы, икенче ягында катнаш урман — Авыл урманы. Авыл урманы буенда Зөя суы ага. Җәй көннәрендә авыл халкы Зөя буена балык тотарга, ял итәргә бара. Зөянең саерак урынын Шарлавык дип атыйлар. Халык шунда су коена.

Авыл янындагы күлләрнең берсе аеруча матур. Ул, бормаланып, авылны чолгап алган, аның һәр бормасына исем бирелгән. Мондый күл яки елга үзенең иске юлын калдырып киткән урыннарда була, һәм көнчыгыш төбәкләрдә аны юлак дип йөртәләр. Күлнең тәмамланган урынын Тамак дип атыйлар, Алмакай дип аталган төше дә бар. Алмакайның ярлары ком гына, һәм шунда олысы да, кечесе дә су коенырга килә. Элек-электән авыл халкы Алмакайга кер чайкарга йөргән. Бу урынны Төпсез уба дип атыйлар. Аның бүрәнкә шикелле тишеге бар, һәм ул кешене йотарга мөмкин, имеш. Бу урында кеше батса, үле гәүдәсен дә алып булмый икән.

Күлләрдән: Якты күл, Түгәрәк күл (кипкән), Шык күле, Килдураз күле, Кәрәкәй култыгы, Кукша күле, Сөт күле, Кәкре күл, Киртә күле, Сабанкуш күле, Сөләймеш күле, Сыртапа күле, Урман күле (кипкән), Сулау күле, Төпсәр күле, Усак басма (элек күл булган), Затун күле, Ракитка күле, Иркүл, Җәп күле, Карамалык күле, Торна күле, Ылбачир күле, Кече күл, Урта кече күл бар. Елга-инешләр дә күп: Каенсар елгасы, Сөләймеш елгасы, Черный брак елгасы (русча «овраг» сүзеннән), Тутай чыгыры (чыгыр «чокыр» сүзеннән үзгәргән), Мөрәди елгасы, Ылбачир елгасы, Усак басма суы һ. б. Кирәмәт асты, Моховой сазлыгы, Баткалак авызы, Кара куак сазы, Челән сазы, Торф сазы, Мүкле саз, Төлке сазы, Янган саз, Әндери сазы (элек авылда руслар да яшәгән), Кашлык сазы, Наратлык сазы, Баһау сазы төбәк табигате өчен аеруча әһәмиятле.

Элек авыл урынында калын урман шаулаган. Ул вакытлардан калган урманнарның дәвамчылары: Усак басма урманы, Нарат урманы, Сыртапа урманы, Җәрәми урманы, Чәршә урманы, Ылбачир урманы, Мулла куагы (усаклык), Кара урман, Кече култык урманы, Олы култык урманы һ. б.

Урманнан чистартылып ясалган басу-ышналар: Түгәрәк чалулык, Әмәй ышнасы, Чумка ышнасы, Мулла ышнасы (чалулык), Җәрәмәй ышнасы, Сыртапа ышнасы, Ышна (урман арасындагы печәнлек) һ. б. Кыр, чалу атамаларыннан Бетле ки басуы, Вал буе, Кыят асты, Затун кыры, Мич башы, Алмакай, Корчаңгы кыры, Балаган кыры, Ивашевка кыры бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Адав-Толымбай — әдипләр иҗатында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

ТОЛЫМБАЙ ҖЫРЫ
Булат Сөләйманов*
Күктән йолдыз тотмыйм, бу җырыма
Мин тормышчан сүзләр сайладым,
Толымчак күк газиз авылыма,
Толымбаем, сиңа багладым.
Ялгыз калсам күңелем буранында,
Уйларымны сүтәм, яңартам.
Дөнья буйлап чабып хәлдән тайсам,
И Толымбай, сиңа мин кайтам.

Толымыңда – урман-болыннарың,
Зөя сөеклесе Толымбай,
Йөрәгем дә кушып үрелгән бит,
Ни хәл итим соң мин, йә Ходай!
Кемнәр үрә бүген толымнарың?
Сорасалар миннән, ни әйтим...
Син булмасаң, улың илсез, җирсез,
И Толымбай! синсез мин ятим.

Толымсызлар тол хатын күк ялгыз,
Көзге таллар кебек шәп-шәрә.
Син булмасаң илдә, Толымбаем,
Булыр идем мин дә мәсхәрә.
Чал чәчләрне җилләр йолкыганда
Каеннарың толымын сагынам,
Бер Аллага инанган ир-егет,
И Толымбай! сиңа табынам.

  • Адав-Толымбай авылы кешеләре сөйләвенчә, себертатар шагыйре Булат Сөләйманов 1960 нчы елларда Казанда яшәгәндә шул авылдан килгән бер кызга өйләнгән булган. Төмәндә татар язучылары берлеге филиалы булмаганга, Булат университетта укыганда ук Татарстан язучылары берлегенә кергән. Ирле-хатынлы Сөләймановлар җәй көннәрендә Толымбайга ялга кайтып йөргәннәр. Аңлашыла ки, Зөя елгасының борынгы үзәне янында гүзәл табигать кочагында урнашкан авыл яшь шагыйрьнең иҗатына уңай йогынты ясаган. Ихласлык бөркеп торган бу шигырь менә шулай барлыкка килгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]