54°52′48″ т. к. 48°23′60″ кч. о.HGЯO Координаталар: озынлык секундлары >= 60

Кыят

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кыят
Кыят (Русия)
Кыят
Кыят (Татарстан)
Кыят
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 54°52′48″ т. к. 48°23′60″ кч. о.HGЯO Координаталар: озынлык секундлары >= 60
{{#coordinates:}}: недопустимая долгота
Нигезләнгән 1614
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 741 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422405
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кият

КыятТатарстан Республикасының Буа районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 741 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422405.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1614 елда җирле халык (чуашлар һәм татарлар) куылган урында рус авылы буларак нигез салынган дип санала. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. XX йөз башында Кыятта Богоявление чиркәве, земство мәктәбе һәм хастаханәсе, спирт заводы була, ярминкә эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 662,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостенда, 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Авылның чыганакларда теркәлгән тарихы 1812 елдагы Ватан сугышыннан соң башлана һәм биредәге алпавытларның фаҗигале язмышлары белән бәйле.

1815 елда бу авылга Бородино бәрелеше каһарманы генерал Пётр Ивашев һәм аның хатыны Вера Толстая (шул замандагы Сембер губернаторының кызы) килеп урнаша. Озакламый алар бу утарны уллары Василийга тапшыралар, ә үзләре шул ук губернадагы Ундыр авылына, төп имениеләренә кайталар. Ләкин патша гаскәрендә ротмистр булып хезмәт иткән Василий Ивашев декабристлар хәрәкәтендә катнашуда гаепләнә һәм Чита бастругына 20 еллык сөргенгә җибәрелә. 1831 елда аның янына кәләше Камилла Ле Дантю (үз гувернанткасының кызы) күчеп килә, алар өйләнешәләр. Ул 1839 елда, Василий Ивашев 1841 елда вафат була. Соңрак аның декабристлар төркемнәренә очраклы рәвештә генә килеп эләккәне һәм революцион хәрәкәттә бөтенләй диярлек катнашмаганлыгы ачыклана.

Кыят утары аның туганы генерал Андрей Головинскийга мирас итеп калдырыла һәм озакламый аның улы Василий карамагына күчә. Ләкин бу Василий да 1849 елда Петрашевский җәмгыятендә катнашкан өчен кулга алына. Башта ул үлем җәзасына хөкем ителгән була, ләкин соңрак аны Кавказда хезмәт итәргә җибәрәләр.

1856 елда Ивашевлар гаиләсенә патша тарафыннан ярлыкау насыйп була. Ивашевларга дворянлык һәм элеккеге утарлары кире кайтарыла.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1859 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
409 692 693 674 925 857 888 780 664 1121 966 834 878 741

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар. Хәзерге вакытта Кыятка күрше авыллардан татарлар да күпләп күчеп килүе билгеле.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.