Черки-Дүртиле Каенлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Черки-Дүртиле Каенлык latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Черки-Дүртиле Каенлык
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 229 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422402
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Черки-Дюртиле

Черки-Дүртиле КаенлыкТатарстан Республикасының Буа районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422402.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Авыл исеменең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каенлык авылы Буа районында, Буа шәһәреннән 16 км төньяктарак, Инеш елгасы (Зөянең уң кушылдыгы) буенда.Олы кешеләрнең сөйләве буенча, халык Иван Грозныйның чукындыруыннанан куркып, Идел елгасы буеннан бирегә күчеп килгән. Алар зиратка каен агачы утыртканнар (ул вакытта мөселманнарда бу агачларны утырту булмаган). Шуңа да авылны Каенлык дип йөри башлаганнар. Рус телендә авыл “Черки-Дюртели” дип атала. Беренче күчеп утыручылардан әле “Май уны” дигән бәйрәм дә калган. Әлеге бәйрәмне хәзер дә үткәреп киләләр. Бу көнне авыл халкы урманга бара, төрле үләннәр, чәчәкләр җыя, бәйрәм итә.

Каенлык авылы Буа районында, Буа шәһәреннән 16 км төньяктарак, Инеш елгасы (Зөянең уң кушылдыгы) буенда. Авылга 16 йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Черкен исеме белән дә билгеле. 18 йөздә — 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Каенлыкта мәчет, мәдрәсә, 2 су һәм 5 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1738 дис. тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостенда, 1920 дән ТАССРның — Тәтеш, 1927 дән Буа кантонында. 1930 ның 10 августыннан Буа районында.

Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.

Мәгариф һәм мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәчет

Халык саны: 1782 дә — 113 ир-ат; 1859 да — 751, 1908 дә — 1416, 1920 дә — 1456, 1926 да — 1158, 1938 дә — 1195, 1949 да — 749, 1958 дә — 646, 1970 тә — 673, 1979 да — 679, 1989 да — 373, 2002 дә — 271 кеше. 2010 елда 232 кеше (татарлар) яши

Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәр авыл халкының тормышы шактый авыр була. Крестьянның торган йорты салам түбәле, берничә терәүле һәм яртылаш җиргә иңгән була. Ул иген чәчеп көн күргән. Җирне агач сука, сабан, агач тырма һәм башкалар белән эшкәрткән.

Ашарына җитсә, чәчүлеккә калмаган, крестьянның әле бурыч түлисе дә булган. Ярлылар нинди җәбер, золым күрсәләр дә зарланып яклау таба алмаганнар.

Ниһаять, караңгы һәм авыр чорлар артта кала. ХХ гасыр башында Россиядә революцион чыгышлар яңа көч белән кабынып китә. Россия эшчеләре һәм крестьяннары, большевиклар партиясе җитәкчелегендә самодержавие строена каршы күтәрелеп, аны бәреп төшерәләр.

1928 нче елда 22 хуҗалык куммунага керә. 1931 нче елда беренче колхоз оеша. Аны кем тарафыннандыр “Яшәр” дип атыйлар.

Авылда кулаклаштыру сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 нче еллар ахырында авылдагы хәлле кешеләрне җәберләү, эзәрлекләү, аларның малларын конфискацияләү башланган. Соңыннан аларның кайберләренә “кулак” тамгасы тагылган, ә кайберләрен авылдан ук сөргәннәр. Ә бу кешеләр авылның иң уңган кешеләре булганнар. Алар арасында муллаларның да исемнәрен күрәбез.

1931 нче елда Галәветдин Юлдашев, ә 1937 нче елда Әминов та авылдан сөрелә.

1940 нчы елны, гает намазына барганнары өчен, Гобәйдуллин, Нигъмәтуллин һәм 70 яшьлек Галимҗан Аюповны Казан төрмәсенә озаталар.

Бары 1989 нчы елны гына аларның гаепсез булуы ачыклана.

Озатыла төрмәләргә Шәрәфиләр, Сөнгат,

Гафият, Шиһап абый, карт Галимҗан, Зиннәт

Тагын кемнәр? Мулла Әминовлар, Юлдашевлар,

Кәрим байлар, Зариф Камаш һәм башкалар.

Корбан була авылыбызның иң акыллы кешеләре –

Генофонды, укымышлы, тырыш әһелләре,

Исемлекне дәвам итә, Камал Шәрәф, Габделхәйләр

Сөнгат бабай, Низам абый һәм Гәрәйләр.

Авылның 33 кешесе репрессиягә дучар була.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 нче еллар да каенлыклылар өчен бик хәсрәтле булган. Шушы авылдан гына да 100 гә якын кешене “Халык дошманы” дип алып китәләр. Буа районы авыллары арасында бу афәттән иң күп зыян күрүче дә алар.

Каенлыктан Ватан сугышына 400 ир-ат китә. Аларның 148 сугыш кырларында ятып кала. (Авыл уртасындагы һәйкәлдә аларның һәрберсенең исемнәре уелган). Тылда икенче фронт – хезмәт фронты оештырыла. Хезмәт дисциплинасы тимердәй нык итеп урнаштырыла.

Cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.