Буа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Буа шәһәре битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Буа
Буа (Русия)
Буа
Буа (Татарстан)
Буа
Герб
Герб
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 54°58′00″ т. к. 48°17′00″ кч. о.HGЯO
Беренче телгә алу 1691
Мәркәз биеклеге 80 м
Рәсми тел рус теле, татар теле
Халык саны 20 854 кеше
Милли состав татарлар, руслар, чуашлар һ.б
Дини состав Ислам, христианлык һ.б.
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84374
почта индекслары +7 84374

Буа (рус. Буинск, чуаш. Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.

Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015)

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына.

1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, Земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота.

1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә.

1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1856[1] 1897[1] 1913[1] 1926[1] 1931[1] 1939[1] 1959[2]
3400 4200 5900 4700 3500 5900 9021
1970[3] 1979[4] 1989[5] 1992[1] 1996[1] 1998[1] 2000[1]
14 852 15 610 16 800 17 200 18 000 18 500 18 400
2001[1] 2002[6] 2003[1] 2005[7] 2006[8] 2007[9] 2008[1]
18 400 19 736 19 700 19 676 19 792 19 972 20 000
2009[10] 2010[11] 2011[12] 2012[13] 2013[14] 2014[15] 2015[16]
20 225 20 352 20 433 20 482 20 657 20 718 20 854

Төп милләтләр:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, катнашазык заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буада ветеринария техникумы, медицина укуханәсе, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017)[18].

Буада туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 Народная энциклопедия «Мой город». Буинск (Татарстан). 21 июнь 2014 көнне тикшерелгән. 21 июнь 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  2. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  3. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  5. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. 22 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. 29 март 2015 көнне тикшерелгән. 29 март 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. 29 март 2015 көнне тикшерелгән. 29 март 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. 29 март 2015 көнне тикшерелгән. 29 март 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2 гыйнвар 2014 көнне тикшерелгән. 2 гыйнвар 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  11. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  12. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. 4 апрель 2015 көнне тикшерелгән. 4 апрель 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  15. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. 12 апрель 2014 көнне тикшерелгән. 12 апрель 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  16. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. 17 апрель 2015 көнне тикшерелгән. 17 апрель 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  17. Буа театрының сайты
  18. Электронное образование в Республике Татарстан. Буинский район

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]