Вакыйф Нуриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вакыйф Нуриев latin yazuında])
Вакыйф Нуриев

Тугач бирелгән исеме: Вакыйф Вәкил улы Нуриев
Туу датасы: 17 август 1958(1958-08-17) (65 яшь)
Туу урыны: Сеҗе, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2018)

Вакыйф Вәкил улы Нуриевтатар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләге һәм «Бәллүр каләм» иясе (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Әнисе Нәкыя Абдуллина, укытучы, Мөхәммәт Мәһдиев белән бер вакытта Арча педучилищесында укыган. Вакыйф Сеҗе авылында урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

1990 елда аны яңа оешкан «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. Соңрак Вакыйф Нуриев «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә ― «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары.

Вакыйф Нуриев — 70кә якын хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Бүре кадәр бүрек» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2006 елда аның «Җиденче палата», «Карга карагы», «Әбиемә — әфлисун» повестьлары дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ләйлә, Казан кызы, Чаллы пединститутын читтән торып тәмамлаган, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән; балалары: кызы Аида, ике оныгы; улы[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вакыйф Нуриевка Дәүләт бүләге тапшырылды. «Казан утлары», 2018 ел, 12 декабрь.
  2. «Бәллүр каләм - 2023» бәйгесендә җиңүчеләр - исемлек. Татар-информ, 30.05.2023
  3. Лилия Заһидуллина. Вакыйф Нуриев: «Хатыным үлгәч, ел ярым аяк очыма гына карап йөрдем». Акчарлак, 13.07.2022, 2-3нче бит

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]