Сәхнә (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәхнә (журнал) latin yazuında])
(«Сәхнә» журналы битеннән юнәлтелде)
Сәхнә
Tөр

татар сәнгатен яктыртучы журнал

Формат

A4 (60 х 84 1/8, 210 х 295).


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нигезләнде

2002

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур.,2

Тиражы

1 478 ( 2014)
2 365 ↗ ( 2023, май)
1 080 ( 2024, гыйнвар) [1]

ISSN

JSB-5-902285-03-X


язылу индексы

16852

Веб-сайт: http://sahne.ru/

«Сәхнә» («Сәхнә» журналы) — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктыртучы театр һәм эстрада журналы, айлык басма. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2022) [2].
Басманың директоры - баш мөхәррире – Зиннур Хөснияр (Зиннур Хөснетдинов).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елгы май саны

2002 елдан чыга. Беренче елында төсле тышлы аклы-каралы, төсле вкладышлы газета буларак нәшер ителгән. Басманы башлангыч чорында Туфан Миңнуллин җитәкли.

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар композиторлары Сәхнәләрдә ниләр бар
Бу - тарих Алкышлар
Интервью Премьера
Афәрин Вакыйга
Кадерле кадр Бәйрәм
Респект Сәяхәт
Киңәш казаны Мә, мәзәк[3]

Тематика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның, төрки дөньяның театр һәм мәдәни тормышын яктыртучы айлык төсле журнал.

Аудитория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журнал киң катлам укучыга юнәлдерелгән. Һөнәри театр һәм эстрада сәнгате вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында аеруча популяр. Андагы язмалар өлкән, урта буын вәкилләре өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы[4].

Таратылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда һәм татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә.

Таратылу чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Язылу, ирекле сату.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлназ Әхтәмҗанова. Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының төркемнәренә 40 мең кеше язылганын әйтте. Татар-информ, 24.01.2024
  2. Премия им.Д.Сиразиева. 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
  3. Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
  4. Журналның рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-14 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]