«Салават күпере» (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Салават күпере» (журнал) latin yazuında])
(«Салават күпере» журналы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салават күпере
Формат

балалар өчен рәсемле айлык журнал


Нигезләнде

1990

Тел

татар

Төп офис

420012, Казан ш., Мөштәри ур., 14


Веб-сайт: http://salavatkupere.ru/

«Салават күпере» журналы — балалар өчен татар телендә чыга торган журнал, «Бәллүр каләм» (1999, 2011) бәйгесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге махсус премиясе (2005) лауреаты. 1990 елдан бирле нәшер ителә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 20 ел эчендә Зиннур Хөснияр аның баш мөхәррире вазифасын башкара.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре (Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Вакыйф Нуриев, Роберт Миңнуллин һ. б.), халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аерым татар балалар язучысы яки шагыйренә багышланган махсус саннар нәни укучылар тарафыннан зур шатлык белән каршы алынды. Алар кызыклы, мавыктыргыч матур кечкенә китапчыклар рәвешендә дөнья күрде. Мәсәлән, күренекле татар әдипләре Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Рөстәм Мингалим, Рабит Батулла китапчыклары шундыйлардан санала.

Журналда аның беренче саннарыннан алып талантлы рәссамнар белән уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылды. Алар арасында И. Әхмәдиев, Н. Әлмиев, Ф. Якупов, Ф. Муллахмәт, Ю. Денисов, И. Воробьев, А. Айсена, С. Привина, Ф. Хасьянова, Л. Золондинова, З. Мөхәммәтҗанова, С. Ибраһимова, А. Үтәгәнов, Р. Шәмсетдинов, Ә. Йосыпова һ.б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]