Эчтәлеккә күчү

Нур Даутов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур Даутов latin yazuında])
Нур Даутов
Туган телдә исем Нур Әсгать улы Даутов
Туган 5 гыйнвар 1956(1956-01-05) (69 яшь)
БАССР Бәләбәй районы Пахарь авылы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор, педагог
Бүләк һәм премияләре Г. Сәләм премиясе (1990) Салават Юлаев премиясе (2014)

Нур Даутов (Нур Әсгать улы Даутов, баш. Нур Әсғәт улы Дауытов) – композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Г. Сәләм (1990) һәм С. Юлаев (2014) исемендәге премияләр лауреаты. БР композиторлар берлеге әгъзасы (1992).

1956 елның 5 гыйнваренда БАССР Бәләбәй районы Пахарь авылында туган. Уфада музыка интернат-мәктәбен, «композиторлык» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын (З. Исмәгыйлов классы) тәмамлаган (1986).

Нур Даутов музыкасы җете төсләргә бай, гади, төзек, халык көйләре элементларын заманча музыкага оста бәйләгән булуы белән аерылып тора. Иҗатында вокал музыкасы төп урынны алып тора. 300 дән артык җыр, романс (Сафуан Әлибай, Шамил Анак, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Газим Шәфыйков, Рәми Гарипов һ.б. сүзләренә) авторы.

«Дуслык моңы» (Нефтекама), «Ирәндек моңнары» (Сибай), «Курай бәйрәме» (Октябрьск) бәйге-фестивальләрендә даими жюри әгъзасы. БР милли симфоник оркестры, БР академия хор капелласы, БР дәүләт филармониясе, Гафури театры, БР дәүләт курчак театры, бигрәк тә БР милли уен кораллары оркестры белән тыгыз хезмәттәшлек итә.[2]

Уен кораллары өчен музыка

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 1993 1- симфония
  • 1994 2- симфония
  • 2004 3- симфония
  • 1984 «Урал», симфоник поэма
  • 1985 «Бәйрәм увертюрасы»
  • 1982, 1983, 1987 Фортепиано өчен симфонияләр
  • 1982, 1987 Кыллы квартетлар
  • 1989, 1990 «Балалар дәфтәре», фортепиано пьесалары
  • «Яз маршы», «Кызлар биюе», «Серенада» — ансамбль һәм халык уен кораллары оркестры өчен пьесалар.

Спектакльләргә язган музыкалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]