Равил Бикбаев
Равил Бикбаев Рауил Бикбаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Төхфәт улы Бикбаев |
Туган | 12 декабрь 1938 СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай |
Үлгән | 23 апрель 2019 (80 яшь) РФ, БР, Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, әдәбият галиме |
Бүләк һәм премияләре | (1989) (2000) (2009) |
Равил Бикбаев, Равил Төхфәт улы Бикбаев (баш. Рауил Төхвәт улы Бикбаев, 1938 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай ― 2019 елның 23 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1989). БР халык шагыйре (1992). БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, комитет рәисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсе Переволоцкий районы Югары Кунакбай авылында туган.
Габдрәфыйк авылында җиделлык мәктәпне (1953), Ак-Болак педагогика укуханәсен (1956), Уфада дәүләт университетын (1962), Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1965) тәмамлый. «Хәзерге башкорт поэмасы» темасына кандидатлык (1966), докторлык (1996) диссертацияләре яклый.
Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.
1995 елдан БР язучылар берлеге идарәсе рәисе. 2009 елдан БР ФА мөхбир—әгъзасы.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче шигырьләрен университетта укыганда яза. 1957 елдан әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. Беренче поэмасы – сугыш темасына багышланган «Вокзал» (1962) поэмасы «Агыйдел» журналында чыга. Беренче китабы – «Дала офыклары» (1964). Аның поэзиясенә туган халкының тарихи язмышы һәм бүгенгесе турында тирән уйланулар хас.[1]
Шагыйрьлек эшен әдәбият фәне белән тыгыз бәйләп алып бара. Поэзиянең теоретик мәсьәләләрен өйрәнә. «Заманыбызның поэтик елъязмасы» дигән хезмәте чыкты. Шәехзадә Бабичка багышланган монография (1981) язды. 30 шигырьләр, фәнни китабы басылган.[2]
Р. Бикбаев тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.
1994 елда Казанда «Сак-Сок» поэмалар китабы нәшер ителде.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дала офыклары (1964)
- Кош юлы (1976)
- Лирика (1971)
- Гомер уртасы (1976)
- Сөенче (1979)
- Җирем балкышы (1982)
- Халкыма хат (1982)
- Буразналар (1985)
- Язмышым (1988)
- Сусадым – сулар бирегез (1989)
- Базар балтасы (1993)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР халык шагыйре (1992)
- БР атказанган фән эшлеклесе (1993)
- Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Салават Юлаев премиясе (1989)
- Г. Сәләм премиясе (1970) – «Автобиография» китабы өчен
- Салават Юлаев ордены (2000)
- Р. Гарипов премиясе (1994)
- З. Биишева премиясе (2003)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2019 елның 1 октябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турында» Указы чыккан.[3]
- 2023 елның 15 маенда Башкортстан Республикасы Милли архивында Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның мультимедия архивы («Равил Бикбаев» сайты(үле сылтама)) презентациясенә багышланган тантаналы чара узган.[3]
- 2024 елның 19 сентябрендә Ырынбур өлкәсе Акболак районы үзәге Акболак[d] шәһәр тибындагы бистәсендә язучы 1953―1956 елларда укыган Акболак педагогика училищесы бинасында истәлек тактасы ачылган. Мемориаль такта Ырынбур шәһәре башкортлары корылтае (җитәкчесе Марат Сарбаев) тарафыннан эшләнгән[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ people.su сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-11-19
- ↑ Уфагид сайтында
- ↑ 3,0 3,1 Лейла Аралбаева. В Уфе состоялась презентация сайта народного поэта Башкортостана Равиля Бикбаева. Башинформ, 15.05.2023
- ↑ Лейла Аралбаева. В Оренбургской области увековечили память народного поэта Башкортостана. Башинформ, 19.09.2024
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В. Әхмәдиев. Шагыйрьнең гражданлык йөзе. Ағиҙел, 1981, № 4.
- Г. Хөсәенов. Шагыйрьләр китабында әдәби портрет. Уфа, 1981.
- Р. Солтангәрәев. Шагыйрьнең өстенлеге. Кызыл таң, 1989, 3 март.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- башка чыганаклар
- «Чикләрсез татарлар» сайты(үле сылтама)
- 12 декабрь көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ырынбур өлкәсендә туганнар
- 23 апрель көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Почет ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- БАССР атказанган фән эшлеклеләре
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Филология фәннәре докторлары
- Профессорлар
- Язучылар берлеге рәисләре
- Рәми Гарипов премиясе лауреатлары