Эчтәлеккә күчү

Газим Шәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газим Шәфыйков latin yazuında])
Газим Шәфыйков
Ғәзим Шафиҡов

Газим Шәфыйков
Тугач бирелгән исеме: Газим Газиз улы Шәфыйков
Туу датасы: 1 октябрь 1939(1939-10-01)
Туу урыны: Кыргызстан, Фрунзе шәһәре
Үлем датасы: 29 гыйнвар 2009(2009-01-29) (69 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия Россия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970-2009
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Рождённые в седле» (1971)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1992)
Бүләкләр: Салават Юлаев ордены (2004)

Газим Шәфыйков (Газим Газиз улы Шәфыйков, баш. Ғәзим Ғәзиз улы Шафиҡов) – язучы, тәрҗемәче, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).

1939 елның 1 октябренда Кыргызстанның Фрунзе шәһәрендә туган. Әти-әнисе чыгышы белән Гафури районыннан. БАССР Хәйбулла районы Акъяр мәктәбендә укый. Уфада урта мәктәпне, дәүләт университетын (1962), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983) тәмамлый. Уфада «Ленинец» газетасында (1962), телерадиокомитетта (1968), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1971), БАССР язучылар берлегендә (1972-1978), «Бельские просторы» журналында (1998-1999, мөхәррир урынбасары) эшли.

Рус телендә яза. «Иярдә туганнар» (Рождённые в седле) (1971), «Җырчы сабак» (Поющий стебель) (1979), «Субүләр» (Водораздел) (1983), «Шүлгән таш җыры» (Песнь Шульган-таша) (1989), «Кант формуласы» (Формула Канта) (1996) исемле шигырь китаплары чыга. М. Акмулла турында «Последняя вспышка лампы» (1986) әсәрен язды. «Ату» (Расстрел) (1999), «Чыңгызхан шәүләсе» (Тень Чингисхана) (2007) романнарында Урал арты башкортлары тарихын сурәтли. «Заманның намусы да, корбаны да» (И совесть, и жертвы эпохи) (1991), «Кабырга астына элмәк» (Крючья под ребро) (1993), «Тарихның эссе сулышы» (Дыхание жгучее истории) (1998) очерклар җыентыкларында сәяси золым корбаннары язмышын бәян итә.[1]

Г. Шәфыйков (үзәктә), Мадрил Гафуров (у) М. Гафуриның туган авылы Җилем-Каранда

Тәрҗемә өлкәсендә эшли: Ш. Бабич, З.А.Биишева, Т.Карамыш, К.К. Кинҗәбулатова, Салават Юлаев, М.И. Өметбаев әсәрләрен, «Урал батыр», «Акбүзат», «Юлай белән Салават», «Идегәй белән Морадым» эпосларын русчага тәрҗемә итә. Драматургиядә көчен сынап карый: «Операция» (1982), «Кара юртак» (Чёрный иноходец) (1998), «Атилла» (2002), «Урал-батыр» (2006), «Иске фатир пьесалары» Уфада драма театрында уйналды. Документаль фильмнарга сценарийлар яза: Советлар берлеге Каһарманы Муса Гәрәев турында «Шоңкар», Ф.Гаскәров ансамбле турында «Күңел канатлары», «Һәдия» (1990; реж. Р.Х. Нуруллин), «Зәки Вәлиди Туган» (1992; реж. Ә.Г. Абдразаков), «Ташта каным куе» (На камне кровь моя густая) (1994; реж. М.Н. Якшимбетов)фильмнары төшерелә.[2]

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 18 сентябрендә «Советская Башкирия» гәзитендә Г.Шафиковның "История одной несправедливости..." мәкаләсе басыла. Мәкаләдә Г.Шафиков күренекле язучы Гайнан Әмири исеменә плагиатлыкта гаепләүләр белдерә. Имеш, Әмири мәрхүмә Һәдия Дәүләтшина архивын табып, "Морадым" повестен үзләштерә. Шуннан ары, язучы, имеш, композитор Н.Пейков язган "Айсылу" операсының либреттосын үзләштерә. Башкортстан язучылар оешмасы Һ.Дәүләтшина һәм Г.Әмири әсәрләренең телен, стилен тикшерү буенча комиссия төзи. Комиссиягә Г.Шафиков көрәштәләре Рәшит Шәкүр, Гали Сәетбатталов, Нәҗибә Мәкъсүтова, Равил Бикбаев, Гайсә Хөсәенов һәм Суфиян Сафуанов кертеләләр. Соңгысы комиссия карарына имзасын куюдан баш тарта. Матбугатта тиешле пропагандистик кампания башлана. Комиссия язучылар берлеге идарәсендә Г.Әмирине гаепләп белдерү белән чыга. Язучының мирасчылары — кызлары Нэлли һәм Лилия Әмириләр мәхкәмәгә Шафиковны хөкемгә тарту өчен гариза тапшыралар. Шәһитләр буларак чакырылган Наҗар Нәҗми һәм Хәким Гыйләҗев Шәфиковның язмасын яла ягу итеп бәяли. 1990 елның 6 июнендә БАССР Югары суды М.Локманов рәислегендә мировой килешү белән тәмамлана. Г.Шафиков үз гаепләүләренең нигезсез һәм дәлилләнмәгән булуын таный, гәзит редакциясе гаебен таный һәм кире кагу материалын бастырыга мәҗбүр ителә.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977)

  1. БР әдәби картасы
  2. Уфа-гид сайты
  3. Хәлим, Айдар. Гомеремнең ун көне яки Бер җинаять эзеннән / А. Хәлим. Тольятти : П/П"Современник", 1996. 671 б. ISBN 5-85234-035-9. 167-180 бб.
  4. Лейла Аралбаева. В Уфе открыли мемориальную доску писателя Газима Шафикова. Башинформ, 20.09.2024
  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)