Мәүлит Ямалетдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәүлит Ямалетдин latin yazuında])
Мәүлит Ямалетдин
Мәүлит Ямалетдин

Мәүлит Ямалетдин
Тугач бирелгән исеме: Мәүлитбай Байгилде улы Ямалетдиноов
Псевдонимнар: Мәүлит Ямалетдин
Туу датасы: 5 март 1947(1947-03-05)
Туу урыны: Учалы районы, Аслай авылы
Үлем датасы: 8 ноябрь 2020(2020-11-08) (73 яшь)
Үлем урыны: Учалы районы, Бурангол
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1978-2020
Юнәлеш: проза, поэзия
Жанр: роман, повесть, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Ирәмәл» (1978)
Премияләр: Фатих Кәрим премиясе (2007)→
Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (2009)→
Муса Мортазин премиясе (1991)

Мәүлит Ямалетдин, тулы исеме Мәүлитбай Байгилде улы Ямалетдинов (баш. Мәүлит Ямалетдин , Мәүлитбай Байгилде улы Ямалетдинов, 1947 елның 5 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Аслай2020 елның 8 ноябре, РФ, БР, Учалы районы, Бурангул) – язучы, шагыйрь, курайчы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 5 мартында БАССР Учалы районы Аслай авылында туган. Казаккол сигезьеллык мәктәбен, Уфада музыка-педагогия училищесын (1968), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1987), Уфада дәүләт университетын (2001, экстерн)[1] тәмамлый. Совет Армиясендә хезмәт итә. Баймак, Сибай интернат-мәктәпләрендә, Учалы районы Уральск мәктәбендә музыка укытучысы, директор булып эшли. «Ватандаш» журналында баш мөхәррир урынбасары (1996), «Агыйдел» журналында (2000-2003) проза бүлеге мөдире. БР Корылтае-Дәүләт шурасында (1997-2001) эшли. Учалы язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе (1996-1998, 2005-2008)

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Ямалетдинов - 10 шигырь һәм проза китабы авторы. Иҗаты «Яшь көчләр» әлманахы битләрендә башлана. «Ирәмәл» (1978), «Таң йолдызы» (1980), «Ай кызы» (1981), «Һомай кош» (1988). «Ызан» (2003) исемле шигырь, балалар өчен «Кот» (1995) китаплары нәшер ителгән. 1921 елгы ачлык турында «Соңгы йот» (1987), Муса Мортазинга багышланган «Котылу юлкайларын тапмадым» (1991) повестьларын, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Куласа» (2006) романын язды. Коръәннән 50 сурәне, Анна Ахматова, Сергей Есенин, В.М. Шукшин әсәрләрен тәрҗемә итте. «Төнлә мөмкин» (Ночью можно) нәфис фильмында (реж. Айчуак Юмагулов) баш рольдә уйнады (2004). «Ирәмәл» милли үзәге җитәкчесе (1990-1991)[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983).

2020 елның 8 ноябрендә 73 яшендә Учалы районы Бурангул авылында вафат [3][4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]