Мәхмүт чәчән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт чәчән latin yazuında])
Мәхмүт чәчән
Һөнәре Сэсэн

Мәхмүт чәчән (XVII—XVIII гасырлар арасы) — башкорт чәчәне, курайчы һәм әкиятче. Аның нинди елларда яшәве хакында төгәл мәгълүмат юк. Халык хәтерендә авыр эчтәлекле табышмак-кобаерлары белән сакланып калган[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт чәчән Башкортстанның хәзерге Учалы районының Әвеш күле ярында туган[2] һәм Яугул җәйләвендә үскән. Бай булуына карамастан, атасы көтүче яллап азмы-күпме мал сарыф итәргә авырсынып, улын ат, ә ике кызыннан сарык көтүенә көтүче итеп җибәрә.

Башкортларның чираттагы баш күтәрүенә ат җыю башлангач, Мәхмүтнең атасы, җылкыларын җәмәгать ихтыяҗы өчен бирүдән баш тартып, малларын казакълар тарафына куып алып китә. Ә Мәхмүт көтүче егетләр белән җәйләүдә кала. Атасы тавыш-тынсыз басылгач кына малларын куалап алып кайта. Шулай итеп, Мәхмүтнең атасы патша гали җәнапләренең ышанычлы кешеләре рәтенә кереп китә һәм старшина итеп билгеләнә.

Тирә-юньдә Мәхмүт бәләкәйдән оста курайчы, әкиятче булып таныла[3]. Үсә төшкәч, чәчән буларак халык алдында үзенең табышмак-кобаерлары белән чыгыш ясый башлый. Старшина атын кулына алган атасы, түрәлеген котлау өчен, олы табын җыя. Шул җыенда гадәттәгечә курайчылар, җырчылар, чәчәннәр бәйгесе дә үткәрелә. Мәхмүт шундагы чәчәннәр бәйгесендә бүгенге заманга килеп җиткән «Кургаштан да авырырак» дип аталган табышмак-кобаер белән чыгыш ясый.

Туры әйтелгән сүзләре өчен атасы Мәхмүтне Себергә каторгага озата.

Иҗадын гади халыкны яклауга юнәлткән Мәхмүт чәчәнне халык, әллә ничә гасыр үтүгә карамастан, һаман да онытмый. Кайбер чыганакларга караганда, ул Карасакал, Батырша күтәрелешләрендә катнаша[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салауат Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа. Китап. 1993. К. 12 000 экз. 224 бит.
  • Башкорт халык иҗаты. Дастан. Өченче китап. Башкортстан «Китап» нәшрияте, 1998. — 448 бит

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салауат Галин. Тел асҡысы халыҡта. Өфө. Китап. 1993. 170-се бит
  2. Башҡорт халыҡ ижады. Өсөнсө том. Эпос. — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1998. — 448 бит
  3. Салауат Галин. Тел асҡысы халыҡта. Өфө. Китап. 1993. 170-се бит
  4. Салауат Галин. Тел асҡысы халыҡта. Өфө. Башҡортостан «Китап» нәшриәте. 1993. 171-се бит