Нигъмәт Зөлкарнәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нигъмәт Зөлкарнәй latin yazuında])
Нигъмәт Зөлкарнәй
Туган 6 март 1892(1892-03-06)
Ахун
Үлгән 19 апрель 1968(1968-04-19) (76 яшь)
Ахун, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе
Һөнәре укытучы, прозачы, өлкәне өйрәнүче

Нигъмәт Зөлкарнәев — татар язучысы, укытучы, һәвәскәр тарихчы. Ленин ордены кавалеры (1949), РСФСР атказанган укытучысы (1949).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигъмәт Зөлкарнәй улы Зөлкарнәев 1892 елның 6 мартында Верхнеурал өязенең зур татар авылы Ахунда гаиләдә икенче бала булып туган. Шул ук елның җәендә атасы Зөлкарнәй һәм анасы Миңзифа балаларны алып, Троицки шәһәренә күчәләр. Нигъмәтулла башлангыч мәктәптә белем ала, аннары атасы аны, мулла булыр дип, Зәйнулла ишанның «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Нигъмәт дини предметларны укуда зур тырышлык куеп, укытучыларында өметләр уята, ләкин күңеле аны дөньяви предметлар күбрәк укытылган, бертуган Яушевларның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә илтә. Биредә математикага, чит телләргә, географиягә, астрономиягә игътибар бирелә. «Мөхәммәдия»дә укыганда ул Мәҗит Гафури, Габдулла Тукайны күрү бәхетенә ирешә. Нигъмәт мөгаллим һөнәрен алганчы ук, 1908-10 елларда казаклар арасында балалар укыта. 1912 елда мәдрәсене тәмамлый, укытучы булып калырга тәкъдим булса да, ул, ата-ана хакы дип, туган авылына кайта. Өяздән боерык алып кайта, шуның белән биредә яңача мәктәп оештыра. Көзгә өяздән мәктәпкә өстәл-урындыклар, дәфтәрләр, китаплар, ике тартма акбур кайтарта.

1913 елда Патша гаскәренә хәрби хезмәткә алына, Кавказда, төрек-рус чигендә хезмәт итә. Тиздән төрекләр белән сугыш башлана. Инкыйлаб чыгып, сугыш тәмамлана, Нигъмәт авылга кайта. Күрше-тирәдә азынган талаучылар бандаларына каршы торыр өчен «кызыл дружина» башлыгы итеп билгеләнә. Аннары Верхнеурал өяз советына сайлана.

1919 елга Ахун авылын, халыкның ризасызлыгына карамастан, Башкортстанга күчерәләр. Төбәктәге типтәр авылларында укытучылар булмый, ә бер Ахунда гына алар 19 санала. Шуңа күрә Нигъмәт Зөлкарнәйне төбәктәге мәгарифне күтәрергә җибәрәләр. Ул Ураз, Имангул авылларында мәктәп эшен җайга сала, директорлык итә. Моның өчен ул һәм гаиләсе төрле янаулар, куркытулар аша уза, һөҗүмнәргә дучар булалар. Аның кайбер укучылары (Газыйм Аллаяров, Нәҗибәк Хафизов, Мөхәммәт Хәйдәров) язучы һөнәренә кереп китәләр, башкорт әдәбиятына хезмәт итәләр.

1932 елдан аның язмалары Учалы «Ударсы» район гәзитендә басыла башлый.

1938 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый. 1939 елда, ниһаять, туган авылына, мәктәп директоры итеп кайта.

Сугыш башлангач, ике улы да хезмәткә алына. 1942 елда үзен дә гаскәргә чакыралар. Зөлкарнәев рота командиры итеп хезмәт итә. Курск дугасында, Литва өчен сугышларда катнаша. 1945 елда кабат мәктәбенә кайта, ләкин сәламәтлеге какшау сәбәпле 1946 елда директор вазифасын калдыра һәм 1950 елга кадәр укытучы булып эшли. Пенсиягә чыккач, җәмгыяви бурычлар башкара. Колхоз гәзитен чыгара, лекторлык вазифасын үти, Кызыл таң һәм Совет Башкортстаны гәзитләренең штаттан тыш хәбәрчесе була. Аның башлангычы белән авылда төбәк тарихы музее ачыла.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.З. Зөлкарнәев талантлы педагог, тынгысыз хәбәрче генә түгел, язучы һәм тарихчы да. Ул “Айназа”, “Өч шәкерт маҗарасы йәки Барнаулга сәяхәт” повестьлары, “Уелып – уелып ага Кыйдышсу” романының авторы. Күп еллык, 1912 елдан башлап бик җентекле итеп язылган “Ахун тарихы” да — аның иҗаты.

Ни кызганыч, исән чагында аның бер генә китабы дә чыкмый кала. 1935-37 елларда төрмәдә, хөкем астында булуы аркасында, нәшрият-журналларга тапшырылган әсәрләре юк ителә.

Берничә әсәре 1990 елларда Уфада, башкорт телендә дөнья күрәләр. 1992 елда, 100 еллыгына багышлап, район «Җаек» гәзите Н.Зөлкарнәев премиясен булдыра.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыны ике ул китерә: Рәшит (1923-84), Рәсим (1925). Рәшит — рәссам, Рәсим — хәрби була, полковник.

Икенче хатыны Гакыйфә Хисмәтуллина (1913-88). Бу никахтан уллары Рафаэль (1930), Раит (1937-95), кызы Шәүлия (1946) туалар.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Зөлкарнәевның иҗади мирасы кызы, республикада танылган шагыйрә Шәүлия Зөлкарнәева тарафыннан сакланган һәм барланган.

  1. "Айназа" - повесть. Уфа: "Агыйзел" ж. , 1993, №1, 108-132 б. (башк.). Татар телендә беренче тапкыр Мәйдан. Чаллы журналында 2020 елда басылган.
  2. "Уелып ага Кыйдышсу". Роман, повестьлар. Уфа: Китап нәшр., 1999. 255 бит. (башк.):
    1. «Уелып ага Кыйдышсу» — роман-эссе.
    2. «Өч шәкерт маҗарасы» — повесть. Татар телендә 2017 елда Тулпар журналында басыла.
    3. «Ахун тарихы» — тарихи эзләнүләр.
  3. "Җиде могҗизаи корылма" — гарәп теленнән тәрҗемә. Авторы Әл-Габиди, 1907. «Җаек» гәзите, 2001.

Басылмаган кулъязмалары:

  1. "Шәкертнең көндәлек язмалары" — 1910. (ахыры сакланмаган). (тат.), иске имләдә
  2. "Аргаяш кантон хәтирәсе" — тарихи роман, 1920-24, (тат.), иске имләдә, 625 битлек.
  3. "Ахун тарихы" — 1912-1967. (тат.) (китапка кермәгән өлешләре).
  4. "Хәтирә дәфтәре" — авылдашлары тормышыннан кызыклы хәлләр; көнкүреш һәм гореф-гадәтләр; казак туйларыы; һава торышын күзәтү, сынамышлар; ил эчендәге сәяси вазгыят; 1930 алга кадәрге Ахунда укытучылыкның хәле, 500 битлек. (тат.), иске имләдә
  5. "Умартачылык буенча тәҗрибәләр" — бер юка дәфтәр. (тат.)
  6. "Гаилә көндәлеге" — гаиләнең хроникасы, нәсел шәҗәрәсе, РБ Фәннәр Академиясендә саклана. (тат.)
  7. Хәбәрләр, очерклар, мәкаләләр. Гәзитләрдән киселмәләр, автор тарафыннан китап итеп төпләтелгән. Өч фолиант. БР милли музеенда саклана. Тат., башк. телләрендә.
  8. Республика басмаларыннан алынган хатлар, танылган язучы булып киткән журналистлардан хатлар. Папка. башк., тат., рус телләрендә (өй архивында сакланалар).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]