Рәсүлия мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсүлия мәдрәсәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәсүлия мәдрәсәсе
Медресе «Расулия».jpg
Төр мәдрәсә
Нигезләнгән 1884 ел
Адрес Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе Ырынбур губернасы, Троицк өязе, Троицк

«Рәсүлия» мәдрәсәсеЫрынбур губернасы Троицк шәһәренең (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Татар бистәсе[1] урнашкан Бишенче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдрәсә 1884 елда Троицк шәһәрендә Бишенче җәмигъ мәчете каршында З.Х.Рәсүлев инициативасы белән И.Алтынсарин акчасына ачыла. 1886 елдан Алтынсарин акчасына төзелгән агач бинада, ә 1905 елдан — нигездә Зәйнулла Рәсүлев акчасына салынган 2 катлы кирпеч бинада урнашкан була.

Ырынбур мөселман диния назараты карамагында була, җирле мөселман халыклары (татарлар, казакълар, башкортлар), шул исәптән Рәсүлевнең шәхси акчасына тотыла. Укыту‑тәрбия эшендә мәчетнең имам‑хатибы җитәкчелек итә. Мөдәрисләре булып Зәйнулла Рәсүлев (1884 елдан) һәм Габдрахман Рәсүлев (1905 елдан) торган.

1919 елда мәдрәсә ябыла.

2015 елда мәдрәсә яңадан ачылу максатыннан төзекләндерелә башлый. 2018 елның 6 июлендә мәдрәсә яңадан ачыла.[2] 2018 елның 1 сентябреннән мәдрәсәдә укыту эшләре башлана.[3]

Уку барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдрәсәгә урта мәдрәсә һәм урта класслар тәмамлаган һәм кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырган ир балалар кабул ителгән.[4] XX гасыр башыннан уку түләүле була башлый, укучылар елына 8 сум түләргә тиешле була. Уку курсы — 11 ел дәвам итә. 1893 елдан уку җәдитчелек ысулында укытыла башлый. Уку программасына Коръән тәфсирен, хәдисләр, татар, гарәп телләрен, мөселман каллиграфиясен, ислам һәм гомуми тарихны, логика, әхлак, гигиена, география, химия, физика, зоология фәннәрен өйрәнү кергән.

1913 елда биредә татар, башкорт, казакъ һәм башка төрки халыкларыннан 240 кеше укыган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гизатуллин Р. Н. Расулия // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]