Йөрүзән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөрүзән latin yazuında])
(Юрүзән битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Йөрүзән
башк. Йүрүҙән, рус. Юрозань
Йөрүзән елгасы (Кытау-Тамак ш. территориясе)
Йөрүзән елгасы (Кытау-Тамак ш. территориясе)
Характеристика
Озынлык 404 км
Бассейн 7240 км²
Су агымы
Баш
 · Биеклек 964 м
 · Координатлар 54°17′39″ т. к. 58°14'28" кч. о. (G) (T)
Тамак Павловка сусаклагычы
 · Биеклек 134 м
 · Координатлар 55°42′20″ т. к. 56°58'15" кч. о. (G) (T)
Урнашу
Су системасы Павловка сусаклагычы → Караидел → Агыйдел → Чулман → Идел → Каспий диңгезе

Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
Төбәк Башкортстан, Чиләбе өлкәсе
Йөрүзән (Башкортостан)
Blue 0080ff pog.svg
баш
Blue pog.svg
тамак
[[:commons:Category:Commons-logo.svg Yuryuzan River Викиҗентыкта|Йөрүзән Викиҗыентыкта]]

Йөрүзән - Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан буенча агучы елга. Караидел елгасының сул кушылдыгы.

Машак сыртының көньяк көнчыгыш итәгендә башлана. Башкортстан Республикасының Белорет районы һәм Чиләбе өлкәсе буйлап көньяк көнбатыштан төньяк-көнчыгышка ага, Җигәлгә сыртының төньяк битләвен урап үтеп, Чиләбе өлкәсе буйлап төньяк көнбатышка (Кытау һәм Илек елгалары тамаклары арасындагы участокта төньякка ага) һәм алга таба Башкортстан Республикасының Салават, Дуан һәм Караидел районнары буйлап ага. Караидел елгасына (тамагыннан 262 км еракта) коя.

Озынлыгы 404 км, бассейн мәйданы 7240 км², гомуми түбәнәюе 515 м. БР территориясендә озынлыгы 224 км тирәсе. Башлыча кар суы белән туена. Еллык акманың 63% ы - язгы (апрель-июнь), 28% ы - җәйге-көзге (июль-ноябрь), 9% ы кышкы (декабрь-март) чорга тура килә. Уртача еллык су чыгымы (м³/с): Караидел районы Әтнәш авылы тирәсендә - 56,2, тамагында - 62,2. Физик географик шартлар үзенчәлеге буенча бассейн таулы (башыннан Салават районы Малаяз авылына кадәр) һәм тигез (тамагына кадәр) өлешләргә бүленә. Таулы өлеше Башкортстан (Көньяк) Уралының тау алды һәм таулары чикләрендә урнашкан. Төрле составтагы кристалл чуерташлардан, түбәнге һәм урта рифейның кварцитларыннан, доломитларыннан, эзбизташлардан, комташлардан, девон һәм карбонлың балчыклы чуерташларыннан тора. Ландшафты тау урман һәм соры урман туфрагындагы чыршы, ак чыршы, нарат һәм карагач урманнарыннан гыйбарәт. Тигез өлеше Йөрүзән-Әй тигезлегендә һәм Уфа яйласында урнашкан; мергельләрдән, конгломератлардан, эзбизташлардан һәм пирем комташларыннан тора. Ландшафы көлсуланган кара туфраклы урман далалардан гыйбәрәт. Бассейнның 90% ын - урман, 4.5% ын — карст, 1% ын сазлык били. Елга Көньяк Урал тыюлыгында башлана, елга урта агымында “Янгантау" шифаханасе урынлашкан. Тамагына тиклем 16 км озынлыгында суднолар йөрешле. Кушылдыклары: уң - Кошелевка, Олы Көтем, Олы Бердәш; сул - Кытау, Көскәнде, Илек һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]