Әнисә Таһирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнисә Таһирова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әнисә Таһирова
Әнисә Таһирова
Ә.Таһирова.jpg
Әнисә Таһирова
Тугач бирелгән исеме: Әнисә Абдулла кызы Таһирова
Туу датасы: 15 декабрь 1941(1941-12-15) (77 яшь)
Туу урыны: Ишембай районы, Макар авылы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1965-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, сонет
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Коралай» (1971)
Премияләр: З. Биишева премиясе (2011)

Әнисә Таһирова (Әнисә Абдулла кызы Таһирова, баш. Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова) – шагыйрә. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). З. Биишева премиясе лауреаты (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 15 декабренда БАССР Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Макар авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1966), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1981) тәмамлый. Мәктәпне бетергәч, комсомол юлламасы буенча төзелештә эшли, башлангыч мәктәптә укыта. Институтны тәмамлагач, 1966-1968 елларда Күмертау районы Ермолаевка мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыта. 1968 елдан журналистика эшендә: «Башҡортостан ҡызы» журналында (1968 елдан), «Совет Башҡортостаны» газетасында (1984-1985), Уфада радиокомитетта (1976-1993). Мәскәүдә әдәбият институтында (1990-1991), К. Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать интернат-мәктәбендә (1994-1997) укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Таһирова иҗат кичәсендә

Әнисә Таһированың лирик шагыйрә буларак иҗаты 1960 еллар уртасында башлана. Беренче китабы – «Коралай» (Болан кәҗә) (1971, (рус. Косуля, 1985). «Акчарлагым минем» (1974), «Барсын сиңа якты уйларым» (1979), «Могҗизага килә ышанасым» (1983), «Язлар бүләк итәм» (1986), «Әни сукмагы» (1988), «Умырзая җыры» (1990), «Йөрәк ядкаре» (1996), «Галәм чәчәге» (2002), «Алтын көз» (2011) исемле шигырь җыентыкларының төп темасы – намуслылык, туган илгә мәхәббәт, әниләрне кадерләү. Сонет жанрын куллана. Анна Ахматова, Марина Цветаева, Франческо Петрарка, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә итте. ССРБ шагыйрәләренең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырды һәм әдәби гонорарны Тынычлык фондына тапшырды.[1] Үзенең китаплары урыс, татар, чуаш, азәрбайҗан, алман телләрендә нәшер ителгән. Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Р. Сәхәветдинова аның сүзләренә җырлар язды. 20 шигырь җыентыгы авторы.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]