Эчтәлеккә күчү

Янырыс

53°41′08″ т. к. 56°21′18″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янырыс latin yazuında])
Янырыс
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Янурусовский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Янурусовский сельсовет[d]
Халык саны 896 (2002)[2],
934 (2009)[2],
748 (2010)[3]
Почта индексы 453237
Рәсми веб-сайт ishimbaimr.ru
Карта

Янурыс белән бутамагыз.

ЯнырысИшембай районындагы татар авыл, Янырыс авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка 43 км һәм Стәрлетамак тимер юл станциясеннән көнчыгышка таба 39 км еракта Кыявык елгасы (Җигән елгасы кушылдыгы) буенда урнашкан.

Халкы: 1906 елда — 1708 кеше; 1920 — 2107; 1939 — 2014; 1959 — 1403; 1989 — 927; 2002 — 896; 2010 — 748 кеше. Башкорт теленең җигән сөйләше[4] һәм татар теленең тепекәй сөйләше таралган.[5] Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.

Авылга 18 гасырның 1нче яртысында Нугай даругасы Юрматы вулысы Кыявык авылы башкортлары Яңа Кыявык исеме белән нигез сала. 1749 елда куртым килешүе буенча биредә Сарман районы территориясендәге Янурыс авылыннан җирсез башкортлар һәм ясаклы татарлар (алар соңыннан типтәрләр катламына күчә), соңрак шундый ук шартларда — мишәрләр килеп утыра. 1795 елда 25 йортта 124 кеше яшәгән, 1865 елда 165 йортта — 936 кеше. Малчылык, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, заводларда эшләгәннәр; шөгыльләр арасында урман кәсебе күрсәтелгән. Мәчет, училище, 28 сәүдә кибете булган. 19 гасыр уртасыннан хәзерге исемен йөртә. 1906 елда 3 мәчет, мануфактура һәм 4 бакалея кибете, су тегермәне, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән.

Авылның танылган кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1901 Әхмәтйәнов Миңлеғәли Ниғәмәт улы 1942-11-20 Ростов өлкәсе
1913 Агишев Сәфәр Аҡбулат улы сугышчы 1942-07-10 Курск өлкәсе
1921-12-15 Фәүзия Рәхимголыва А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты язучы
шагыйрь
1996 Уфа
1963-07-22 Римма Галимова язучы
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  • Ю.А.Кәримов
  • Ф.А.Рәхимгулова - шагыйрә, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).