Зәйтүнә Бикбулатова
Күренеш
| Зәйтүнә Бикбулатова | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Зәйтүнә Ислам кызы Бикбулатова |
| Туган | 10 июнь 1908 Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылы |
| Үлгән | 23 февраль 1992 (83 яшь) Уфа |
| Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
| Һөнәре | актёр |
| Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Җефет | Мәкәрим Әдһәм улы Мәһдиев |
| Бүләк һәм премияләре | |
Зәйтүнә Бикбулатова — башкорт сәхнәсе артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры. РСФСР Дәүләт (1967), БАССР Дәүләт (1976) премияләре лауреаты. ССРБ халык артисты (1973).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ул 1908 елның 10 июнендә Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылында туа.
1926 елда Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегендә укырга керә. Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Мәкәрим Мәһдиев сыйныфында укый. 1нче курста укыганда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында “Башкорт туе” спектаклендә Гөлгайшә ролен башкара. 1930 елда төп труппага алына.
1961-84 елларда Башкортстанның театр әһелләре берлегенә җитәкчелек итә.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Айгөл иле – Зөлхәбирә
- Ай тотылган төндә - Тәңкәбикә
Дәүләт бүләкләре һәм хөрмәт билгеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1967 — Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт бүләге — «Тәңкәбикә ролен башкарган өчен»
- 1973 — ССРБ халык артисты
- 1976 — Салават Юлаев бүләге иясе[1]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган (рус.)== Искәрмәләр ==
- ↑ Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган (рус.)
Төркемнәр:
- 10 июнь көнне туганнар
- 1908 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чишмә районында туганнар
- 23 февраль көнне вафатлар
- 1992 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
- Башкортстан артистлары
- Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар
- БАССР халык артистлары
- ССРБ халык артистлары
