Башкорт дәүләт академия драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дәүләт академия драма театры latin yazuında])
(Башкорт дәүләт академия театры битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Башкорт дәүләт
академия драма театры
баш. Башҡорт дәүләт
академия драма театры
Bashkir State Academic Theatre of Drama.jpg
Әхмәтзәки Вәлиди урамыннан керү юлы
Адрес Әхмәтзәки Вәлиди урамы, 34
Уфа гербы Уфа
Башкортстан гербы Башкортстан
Нигезләнгән 1919
Ачылган 1919
Сәнгать җитәкчесе Олег Ханов
bashdram.ru
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0300110000объект № 0300110000

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрыУфа шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы башкорт театры.

Театрның оешу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрның барлыкка килү датасы булып 1919 елның 4 декабре тора. Ул көндә Башкортстан халык комиссариаты Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкләгән Стәрлетамак татар драма театрына «1нче башкорт дәүләт театры» статусын бирергә карар чыгара. Театрның беренче иҗади җитәкчесе — Сәйяр труппасы артисты, режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский. Башкорт телендәге язма булдыруга кадәр (1924 ел) бөтен спектакльләре татарча уйнала. Берара спектакльләр ике телдә уйналганнар. 1929 елдан театр тулысы белән башкорт сәхнә теленә күчкән.

Уфа чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч елларда театрда артистлар Елизавета Сыртланова–Шляхтина, Гыйният Ушанов, Галимҗан Карамышев, Әмин Зөбәеров, Гыймалетдин Минһаҗев, Хаҗи Бохарский, рәссамнар Сабит Яхшыбаев һәм С. Никандров эшли. Татар драматурглары һәм җирле авторлар: Хәбибулла Ибраһимов, Давыт Юлтый, Мөхәммәтша Бурангулов, Афзал Таһиров әсәрләре куела.

1922 елда 1нче Башкорт театры Уфага күчерелә һәм Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы белән берләштерелә.

Труппада Нәгыймә Таҗдарова, Нәфыйга Арапова, Мөхтәр Мутин, Нури Сакаев, Гыйлаҗ Казанлы кебек корифейлар эшләгән. 1929 елда театр башкорт телендә генә уйный башлагач, артистларның күбесе Казанга кайткан.[1]

1925 елдан соң сәхнәгә Уфа сәнгать техникумы әзерләгән яшь кадрлар килә: Арслан Мөбәрәков, Габдулла Шамуков, Булат Имашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәхмәтҗан Сыртланов һ.б. 1935 елда «академик театр» исеме бирелә.

1935-1941 елларда театрның директоры - Сәгыйть Мифтахов.[2]

1971 елда театрга татар әдәбияты классигы, яңа чор башкорт әдәбиятына нигез салучы Мәҗит Гафури исеме бирелә.

Баш режиссерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын битлек» премиясе
  • 2016Мәҗит Гафури әсәре буенча куелган «Кара йөзләр» спектакле РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителә[3]:
    • «драма театрында иң яхшы режиссер эше» (Айрат Әбүшахманов)
    • «иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» (Гөлнара Казакбаева)
    • «иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров)
    • «иң яхшы кием буенча рәссам эше» (Альберт Нестеров)[4]
  • 2016 елның 27 июлендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү турындагы указга Рөстәм Хәмитов тарафыннан кул куела, оештыру комитетының составы раслана[5].
  • 2018 — РФ хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясе — «театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[6][7]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]