Раил Әсәдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Әсәдуллин latin yazuında])
Раил Әсәдуллин
Туган телдә исем Раил Мирвәй улы Әсәдуллин
Туган 25 апрель 1953(1953-04-25) (70 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Чишмә районы , Чишмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Салават Юлаев ордены - 2008 «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены - 2023РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Сайт Раиль Асадуллин

Раил Әсәдуллин, Раил Мирвәй улы Әсәдуллин (1953 елның 25 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — галим-педагог, педагогика фәннәре докторы (2000), профессор (2001). 2005—2018 елларда Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры. БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1995).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 25 апрелендә Башкортстан АССР Чишмә районы Чишмә шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чишмә районы Келәш авылы сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1983—1986 елларда хәрби хезмәттә булган. «Химия һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1978). «Педагогик эшчәнлек субъекты буларак укытучы шәхесен формалаштыру» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2000).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978—1983 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының ВЛКСМ комитеты секретаре.

1983—1986 елларда — Мәскәү дәүләт педагогика институтында(рус.) аспирантура (соңрак докторантура).

1987—1997 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының педагогика кафедрасы мөдире.

1997—2001 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының (2000 елдан университет) укыту-тәрбия эше буенча проректоры.

2001—2005 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университетының укыту эше буенча проректоры.

2005—2018 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры, профессор. «Педагогический журнал Башкортостана» журналының баш мөхәррире. 2015 елда Башкортстан югары уку йортлары ректорлары шурасы рәисе итеп билгеләнгән. 80 нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы.

2018 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе итеп сайлануы сәбәпле, БДПУ ректоры вазифасыннан китә[1].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч улы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]