Әхәт Уразмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Уразмәтов latin yazuında])
Әхәт Уразмәтов
Туган телдә исем Әхәт Салих улы Уразмәтов
Туган 9 декабрь 1931(1931-12-09)
Калмаш ав., Чишмә районы, БАССР
Үлгән 2 июль 2015(2015-07-02) (83 яшь)
Уфа, Башкортстан
Милләт татар
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре артист, сәнгатькәр
Эш бирүче Башкорт дәүләт филармониясе

Әхәт Салих улы Уразмәтов — күренекле татар сәнгатькәре, артист. Тамашачыларга нигездә «Кәтүк» сәхнә кушаматы белән мәгълүм. БАССР халык артисты (1977), РСФСР атказанган артисты (1983).

Башкортстанның Чишмә районы Калмаш авылында туып үсә. Кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла. Мәктәптә укыган елларында ук бик оста бии һәм Сарытау гармуннарында өздереп уйный торган була. Якташлары киңәше белән сәләтле үсмер Уфадагы театр училищесына укырга керә һәм 1950 елдан бирле Башкорт дәүләт филармониясендә эшли.

Әхәт Уразмәтовны Башкортстандагы юмор һәм сатира сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Гафур Латыйпов белән бергә ул ике кызыклы образ уйлап таба – Баганай һәм Кәтүк образлары. Менә шушы рольләрдә алар озак еллар буе бөтен илне диярлек урап чыга.

Әхәт Уразмәтов Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты исеме һәм Уфаның шәрәфле кешесе дигән мактаулы исеменәргә лаек.

Артист белән хушлашу 2015 елның 3 июль көнендә Уфада узды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]