Тәпәреш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәпәреш latin yazuında])
Тәпәреш
Халык саны 437 (2010) Edit this on Wikidata
География
АТБ Чуалкип авыл шурасы
Ил Россия
Координатлар 54°19'28"тн, 55°23'51"кнч
Почта индексы 452166 Edit this on Wikidata
Карта

ТәпәрешБашкортстанның Чишмә районында урнашкан татар авылы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Өршәк елгасының сул кушылдыгы Тәпәреш атамасыннан алынган авыл тарихи язмаларда XVII гасырда ук искә алына. 1795 елда Тәпәреш авылында барлыгы 138 кеше яшәве мәгълүм. 1870 елда Караякуп волостена караган татар авылы Тәпәрештә 133 ихатада 789 кеше теркәлгән. Гомумән, күченеп килүчеләр исәбенә бу чорда авыл халкы саны гаять тиз арта. 1920 ел мәгълүматлары буенча авылда 1719 кеше яшәгән. Һөнәрчеләр төбәге саналган Тәпәреш “базарлы” авыл буларак та киң танылу ала. 1870 елда авылда 12 кибет һәм лавка булган.

Беренче мәчет 1791 елда салына. Аның язмышы аянычлы була – авылдагы көчле янгыннан зыян күргән мәчет 1867 елда яңадан төзелә. ХХ гасырның 30нчы елларына кадәр Тәпәрештә гамәлдә өч мәчет булуы билгеле. Хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, шуларның икесе яңа колхозлар файдасына тартып алына. 1939 елда Тәпәрештә җыелыш җыеп, 1912 елда гына төзелеп беткән өченче мәчетне дә яптыралар.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
437

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]