Эчтәлеккә күчү

Собханкул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Собханкул latin yazuında])
Собханкул
Нигезләнү датасы 1946
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Субханкуловский сельсовет[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Субханкуловский сельсовет[d][2]
Халык саны 5598 (2010)[3]
Почта индексы 452774
Җирле телефон коды 34782
Карта

һәм [1]

Собханкул (баш. Собханғол, рус. Субханкулово) ― Башкортстанның Туймазы районында урнашкан торак пункт, авыл (2005 елга кадәр шәһәр тибындагы бистә). Собханкул авыл советы авыл җирлегенең административ үзәге. 2021 елда халык саны 5 595 кеше, 2002 елда 5 563 кеше тәшкил иткән.
Почта индексы — 452774, ОКАТО коды — 80 251 861 001.

Башлыча 5 катлы йортлардан һәм гади йортлардан тора. Сәүдә системасы үсеш алган, күп кенә кибетләр, пекарнялар бар.

Авылга 1946 елда Собханкул авылы читендә нефть кудыру станциясе базасы бистәсе буларак нигез салына. 1963 елдан алып 2005 елга кадәр әлеге торак пункт шәһәр тибындагы бистә статусына ия булган (1963―2004 елларда Туймазы шәһәре составында), 2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ ― территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә хәзерге статусын ала.[4]

2008 елда Собханкол авыл советы муниципаль берәмлеге составына административ үзәге Нөркәй авылы булган Нөркәй авыл советы кертелгән.

Район үзәге Туймазы шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 9 км ераклыкта Бишенде елгасы (Өсән елгасы кушылдыгы) ярында урнашкан.

Ара [5]
  • Район үзәгенә (Туймазы) кадәр – 9 км.
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Туймазы) кадәр – 9 км.
  • Янәшәдәге торак пунктка (Нөркәй) кадәр – 4 км.
  • Янәшәдәге торак пунктка (Дуслык) кадәр – 2 км.
Халык саны
1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2009[10]2010[11]
364146995251566354525598

Татарлар, руслар, башкортлар яши (2002).[12]

Нефть суырту-кудыру станциясе. Авыл хуҗалыгы киң үсеш алган. Минераль су салу цехы бар. Халкы «Транснефть — Урал» акционерлык җәмгыятендә эшли. [12]

Торак пунктында агросәнәгать көллияте, урта мәктәп, 4 балалар бакчасы, участок хастаханәсе, мәдәният йорты, ике китапханә, спорт комплексы эшли.

  • «Нурул-Ислам» мәчете (Мәктәп ур. 16б) [13]
  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. 2,0 2,1 ОКТМО
  3. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  4. Закон Республики Башкортостан от 21.06.2006 № 329-з «О внесении изменений в административно-территориальное устройство Республики Башкортостан в связи с образованием, объединением, упразднением и изменением статуса населенных пунктов, переносом административных центров».
  5. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  6. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  11. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 СОБХАНҒОЛ, Туймазы р‑нындағы ауыл(башк.)
  13. Мечеть «Нуруль Ислам» ВКонтакте